И.Метшин: “Кабан күлләре яр буйлары Казандагы иҗтимагый киңлекләрнең яңа төре булачак”
Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче июль, Альберт Мортазин). Кабан
күлләре системасының яр буйларын үстерү концепциясен әзерләү буенча ачык
конкурсның беренче нәтиҗәләре ясалды. Утырыш нәтиҗәләре буенча Казан Мэры Илсур
Метшин рәислегендәге конкурсның жюри составы тәкъдим ителгән 65 проектның иң
яхшы дип табылган 10-сын сайлап алды.
Казан ратушасында узган утырышта шулай ук ТР Президенты
ярдәмчеләре Наталия Фишман һәм Олеся Балтусова, Казанның баш архитекторы Татьяна
Прокофьева, шулай ук архитектура һәм шәһәр төзелеше өлкәсендәге танылган
белгечләр катнашты.
Илсур Метшин яр буйлары концепциясе буенча сыйфатлы
проект ясар өчен зур эш башкарылганлыгын билгеләп үтте.
Конкурсның жюри составы тарафыннан яр буйлары концепциясе
буенча 65 проект каралган. Түгәрәк өстәлдә катнашучылар проектлар буенча фикер
алыштылар, аларның уңай һәм кимчелекле якларын билгеләп үттеләр. Жюри эше
буенча иң яхшы 10 проект сайлап алынган. Хәзер әлеге проектларны киләсе этап
көтә. Командалар үзләренең конкурс тәкъдимнәрен 15-нче сентябрьгә кадәр жюри
утырышына тәкъдим итәчәкләр, соңыннан җиңүче команда билгеле булачак, ул 1 млн.
сум акча алачак һәм бер ай эчендә кирәкле төзәтмәләрне проектка кертәчәк.