«Су буенда матур урыннар булса, бүген алар хосусыйлаштырылган яисә
аларга килү мөмкинлеге чикләнгән, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Бу зоналарны
тәртипкә китерү өчен, гражданнар килеп йөри алсын өчен катлаулы юл үтәсебез
бар. Моннан тыш, аларны кызыклы итәргә, кешеләрне җәлеп итәрлек урыннарга
әверелдерергә, шул ук вакытта бу зоналарны карап тору өчен кирәкле керем
китерерлек итәргә кирәк. Без Кабан күле ярыннан уздык һәм аны тәритипкә
китерергә кирәклеген аңладык. Без аңлаганча, тәртипкә китерү нәрсә дигән сүз?
Бу – сукмаклар, утыргычлар һәм, бәлки, ниндидер бер көймә шунда. Ә бит бөтен
дөнья шулкадәр алга киткән. Без
төрле илләрдә яр буйларын карап йөрибез бит, шул исәптән Мәскәү коллегаларыбыз
корганнарны да. Алар безне күп нәрсәләргә өйрәтә ала. Казансу елгасы яр буенда
без ясый башлаган элементар нәрсәләр дә хәтта бүген шәһәрдә кешеләр иң күп йөри
торган урынга әверелеп бара. Без кешеләр үзләренә рәхәт, ял итәрлек урыннарда
йөрергә тиешлекне аңлыйбыз. Шулай итеп, без «Парклар һәм скверлар»
программасыннан башладык, су киңлекләре, су саклау зоналары да – зур байлык
бит».
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, су саклау зоналары буенча Тукай
районында зур проблемалар бар. «Су саклау зонасында төзелеш башлыйлар, – диде
ул. – Башкарма комитет рөхсәте белән дә кайвакыт. Мин беркемне дә гаепләргә
җыенмыйм. Мин үзем дә бу проблеманы күптән түгел генә күтәрә башладым әле.
Бурычлар, проблемалар башка иде, без әзер түгел идек. Бүген әзер инде. Һәм бу
безнең приоритетларның берсе булачак».
Казан турында сөйләгәндә Рөстәм Миңнеханов болай диде: «Казанның
мөмкинлекләре дә күп, проблемалары да җитәрлек. Бөтен җирдә биналар салынган,
бүленгән, һәр җир кисәгенең хуҗасы бар. Бу авырлыкларны да үтәргә туры киләчәк», дип хәбәр
ителә ТР Президенты сайтында.