(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче июль, Зиля Гайфи). Казанда 2015 елда узачак Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты ярышларына 130 меңнән артык билет сатылган, бу исә гомуми билетлар санының 30%-ын тәшкил итә дигән сүз. Билетларны сату эшенең барышын “Яшьлек” метро станциясендә Казан Мэры Илсур Метшин да бәяләп кайтты. Шәһәр башлыгы су полосы буенча финал ярышларына үзе дә билетлар сатып алды.
Казан Мэрын “Спорт проектлары башкарма дирекциясе” автоном коммерцияле булмаган оешмасының генераль директоры Азат Кадыйров, Башкарма комитет аппараты җитәкчесе Игорь Сивов, Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Дамир Фәттахов, “Метроэлектротранс” МУП директоры Әсфән Галәвев озата йөрделәр.
2015 елгы чемпионатның фирма кассалары Казанның аеруча да популяр һәм кеше күп йөри торган урыннарында – зур сәүдә үзәкләрендә, метрополитен станцияләрендә һәм чемпионат объектларында ачык.
Бүген иртән Илсур Метшин “Яшьлек” метро станциясендәге кассада беренче билет алучылардан булды. Шәһәр башлыгы су полосы буенча финал ярышларга билетлар алды, алар 7-8 август көннәрендә “Казан-Арена” һәм Спортның су төрләре арасындагы ачык мәйданчыкта узачак.
Илсур Метшин чемпионатның туристларны җәлеп итү ягыннан уникаль мөмкинлек булуын билгеләп үтте. Әмма чемпионатның төп кунаклары булып казанлылар тора, диде ул. Шәһәр халкы мөмкин булган кадәр күбрәк ярышларга йөри алсын өчен барысын да эшләргә тырышабыз, дип ышандырды.