Скверны карауда шулай ук Башкарма комитет җитәкчесе
урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев, Совет районы
администрациясе башлыгы Рөстәм Гафаров, шәһәрнең баш архитекторы Татьяна
Прокофьева, “Таттелеком” ААҖ генераль директоры урынбасары Дмитрий Вандюков һәм
башкалар катнашты.
Проект авторлары паркны реконструкцияләү планын эшләгән вакытта аның
үзенчәлекләрен сакларга, максималь рәвештә халык өчен уңайлы һәм ачык итәргә
тырышкан. Район башлыгы сүзләренә караганда, скверда инде юл катламы тулысынча
алмаштырылган, фонтан тулысынча яңартылган. Шулай ук фонарьлар, газон һәм чәчәк
үсентеләре яңартылганнар.
Паркта эскәмияләр дә урнаштырылган. Скверның үзәк элементы булып тарихи
мәгънәгә ия композиция – чакрым баганалары тора, алар нәкъ менә Себер тракты
башланган урында урнаштырылган. Төзекләндерү эшләрен август ахырына төгәлләү
планлаштырыла.
Скверны төзекләндерү Татарстан Республикасы бюджеты һәм
меценатлар акчасына башкарыла.
“Проектларны тормышка ашырган вакытта халык белән
диалогка кереп эшләү зарур. Парк һәм скверларны гына түгел, тирә-юньдәге
кешеләрне дә уятырга кирәк! Без моңа никадәр ихтыяҗ булганлыгын, яр буйларында
ачылган участокларга күпме кеше йөргәнлеген күрәбез! Әмма барысын да Кремль яр
буена яисә яңартылган Горький паркына гына җыярга тиеш түгелбез! Безнең максат –
парк-скверларны һәр микрорайонда булдыру!” - дигән максат куйды И.Метшин.