(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы июль, Зилә Гайфи). Казан Мэры Илсур Метшин
Казан балалар симфоник оркестрының яшь музыкантлары репетициясен карап кайтты,
әлеге иҗади төркем июль аенда Татарстанны Италиядәге халыкара фестивальдә
тәкъдим итәчәкләр. VII Халыкара хор һәм оркестр фестивалендәге җаваплы чыгышлары
алдыннан Илсур Метшин балаларга уңышлар теләде һәм алга таба да шәһәр хакимияте
оркестрга төрле мәдәни проектларда катнашу мөмкинлеге булдырачак, дип
ышандырды.
Очрашу 5-нче номерлы балалар музыка мәктәбенең актлар
залында узды.
Илсур Метшин фикеренчә, яшь музыкантлар алдында җитди
бурыч – казанлыларда үзләренең шәһәрләре өчен горурлык хисләрен үстерү бурычы тора.
19-ыннан алып 31-нче июльгә кадәр Италиянең Монтекатини-Терме
шәһәрендә узачак фестивальгә яшь музыкантлар Моцарт, Григ, Вивальди, Сибелиус, Светланов,
Хачатурян, Штраусның 7 катлаулы әсәреннән торган академик программа белән
баралар.
Репетиция барышында Илсур Метшин балалар белән
аралышты, сәфәргә әезрлекләре турында кызыксынды. Балаларның сүзләренә
караганда, репетицияләр атнага берничә тапкыр бик интенсив режимда үтә. Мэрның
каникул вакытларында музыка белән шөгыльләнү ялыктырмыймы дигән соравына,
барысы бергә “юк” дип җавап бирделәр.
Очрашу азагында шәһәр башлыгы оркестрантларга уңышлар
теләде, ә ата-аналарны яшь талантларны үсендереп һәм рухи көч биреп торырга
чакырды. “Шундый сәләтле балалар тәрбияләгән ата-аналарга рәхмәт әйтәсе килә. Бу
– зур хезмәт. Музыка мәктәпләре гомуми белем бирү программасына өстәмә булып
бара. Сезнең балалар – сабыр, хезмәт сөючән һәм талантлы яшьләр. Алар белән горурланырга
сәбәп булдырганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Без яшь музыкантларыбыз шәһәрне дә,
республиканы да дөньяга әле күп тапкырлар танытачаклыгына ихластан ышанабыз”, -
дип билгеләде Мэр.