(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы июль, Альберт Мортазин). Казан Мэры Илсур
Метшин 11-нче номерлы шәһәр хастаханәсенең хатын-кызлар консультациясенә керү
юлында алып барыла торган төзекләндерү эшләрен тикшерде. Шәһәрнең Авиатөзелеш
районындагы Максимов урамында урнашкан 49-нчы номерлы йортка тоташкан юл
өлешендә, хәзерге вакытта И.Метшин йөкләмәсе нигезендә, тротуарларны
төзекләндерү һәм яңа асфальт җәю буенча эш алып барыла.
Эшлекле сәфәрдә Татарстан башкаласы җитәкчесен Авиатөзелеш һәм Яңа Савин
районнары администрациясе башлыгы Тимур Алибаев, шулай ук Башкарма комитет
җитәкчесенең урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев озата
йөрде.
Шәһәр башлыгының интернет аша мөрәҗәгатьләр кабул итү бүлегенә 11-нче
номерлы шәһәр хастаханәсенең хатын-кызлар консультациясе урнашкан, Максимов урамындагы 49-нчы номерлы йортка
тоташкан юлның сыйфатсыз икәнлеге турындагы мәсьәлә буенча бик күп шикаятьләр
килгән. Мэрның әлеге мәсьәләгә карата булган мөнәсәбәте озак көттермәде. Бүген
биредә эшләр тулы көченә алып барыла – эшчеләр фрезерлап, юлны иске асфальт
катламыннан арындырганнар, юл кырыена поребриклар урнаштырыла һәм юлга
асфальтның түбән катламын җәяргә әзерләнәләр. Төзекләндерү эшенең гомуми
мәйданы 3696 кв.м. тәшкил итә.
Эшлекле сәфәр кысаларында Илсур
Метшин биредә
яшәүчеләр белән аралашты. Алар Мэрдан Молодежная урамындагы юлга да
төзекләндерү эшләре үткәрелүен сорадылар. Мэр, әлеге юл өлешендә эшләр
тәмамланганнан соң, Молодежная урамында да юлга ямау салу эшләре башкарылачыгын
белдерде.
Казан Мэры хатын-кызлар консультациясенә кереп, бирегә табиб янына күренергә
килүчеләр белән аралашты, микрорайонда халыкны борчыган мәсьәләләр белән
кызыксынды. Яшь әниләр хастаханә тирәсендәге юлның бик сыйфатсыз булуыннан
зарландылар һәм Мэрга, аларның фикерләрен тыңлап, игътибарга алганы өчен олы рәхмәтләрен
белдерделәр. Илсур Метшин шушы көннәрдә төзекләндерү эшләре тәмамланачак һәм
булачак әниләр икенче тапкыр табиб янына күренергә килгәндә яңа
төзекләндерелгән юлдан киләчәкләр, дип ышандырды.
Эшлекле сәфәр ахырында Илсур Метшин Авиатөзелеш районының соңгы елларда бик
нык үзгәреш кичерүе турында әйтеп үтте. Биредә яңа торактан торган күпсанлы
микрорайоннар барлыкка килде, яңа спорт корылмалары, мәктәпләр, балалар
бакчалары, метро станциясе төзелде һәм яңа юллар барлыкка килде, диде Мэр. “Авиатөзелеш
районын хәзер шәһәр чите дип йөртү дөрес булмас. Ләкин, шулай да, биредә
башкарасы эшләр әле шактый, без эшне дәвам итәчәкбез”, - диде Мэр.