(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче июль). Мәскәүдә 2019 елда WorldSkills һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын уздыру хокукына Казан шәһәре заявкасын тәкъдим итү репетициясе үтте.
Чара Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиллеге бинасында узды. Репетициядә Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар катнашты, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, 2015 елның гыйнварында Россия 2019 елда Казанда WorldSkills Competition һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын уздыруга сайлап алу бәйгесендә катнашу нияте турында WorldSkills International Секретариатына алдан заявка биргән иде.
WorldSkills International Директорлар советы 2015 елның августында Россия Федерациясенең заявкасын WSI Генераль Ассамблеясе каравына тәкъдим итү хокукы турында уңай карар кабул итте.
Франция (Париж шәһәре) һәм Бельгия (Шарлеруа шәһәре) – Россия көндәшләре.
Заявкаларны тәкъдим итү WorldSkills International Генераль Ассамблеясендә Сан-Пауло шәһәрендә (Бразилия) 2015 елның 10 августында узачак һәм бу көнне чемпионатны үткәрү хокукына кем ия икәне дә мәгълүм булачак.