(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче июль, Әдилә
Галиева). Бу җәйдә Казан балалары өчен Төньяк Американың тренерлары һәм
хоккейчыларыннан атналык остаханә программасын алу уникаль мөмкинлеге барлыкка
килде. “Зилант” спорт комплексында узган соңгы тренировкаларның берсендә Казан
Мэры Илсур Метшин да булды, биредә ул балалар һәм тренерлар белән аралашып
алды.
Павел Дацюкның хоккей мәктәбе яшь
хоккейчыларны өйрәтә торган программалар арасында иң яхшы популяр бренд булып
тора. Хоккейчыларны әзерләү буенча үткәрелә торган Төньяк Америка кунекмәләрен
Екатеринбург һәм Зеленоград балалары да өйрәнгән. Бу җәйдә Казанның балалар һәм
яшүсмерләр спорт мәктәпләренә йөрүче балаларга да Казанның “Ак Барс” экс-уенчысы
җитәкчесе Павел Дацюкның шәхси һәм Төньяк Американың иң яхшы белгечләре җитәкчелеге
астында бер атналык интенсив курслар узу мөмкинлеге туды. Сайлап алу туры
барышында тренировка лагерына Казанның алты мәктәбеннән 10 яшьтән алып 16 яшькә
кадәрге 72 укучысы эләккән.
Соңгы тренировкаларның
берсенә Илсур Метшин да килде. Шәһәр башлыгы Павел Дацюк белән бергә тренировка
барышын карады, балалар белән аралашты, аларның проект турындагы фикерләрен
белеште. Казанның яшь хоккейчыларының күбесе Павел Дацюкның җанатарлары икән,
аның белән очрашу турында алар күптән хыялланган булганнар.
Очрашу азагында шәһәр
башлыгы Павел Дацюкка һәм аның ярдәмчеләренә Казан балалары өчен тудырылган
уникаль мөмкинлек өчен рәхмәт белдерде. “Хыяллар чынга ашканда бик яхшы. Кечкенә
чакта хоккей уйнаган кеше буларак, мин балаларның шатлыкларын аңлыйм. Павел Дацюктан алынган остаханә – балалар гомерлеккә
истә калдырырлык вакыйга, шуның өстенә алар сезон башлануга хоккей буенча башка
дәрәҗәдәге белемнәр алачаклар. Бу матур традициягә әйләнер дип өметләнәм”,
- дип йомгак ясады И.Метшин.