(Казан шәһәре
KZN.RU, 14-нче июль, Зилә Гайфи). 2015 елгы ФИНА чемпионаты Универсиада китергән уңышны да
узып китәргә мөмкинлек бирә. Ярышлар башлануга 10 көн калып барганда, туклану
сервисларының, урнашу урыннары, транспорт һәм куркынычсызлык йөз процентка әзер
булырга тиеш. Казан Мэры Илсур Метшин Спортчылар авылында урнашкан туклану
сервисларын һәм транспорт хезмәтен күрсәтү белән танышкан вакытта шундый бурыч
куйды.
Эшлекле киңәшмәдә Мэрны Башкарма
комитет җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары Иван Кузнецов, “Спорт
проектлары башкарма дирекциясе” автоном коммерцияле булмаган оешмасы генераль
директоры Азат Кадыйров, “Спорт проектлары башкарма дирекциясе” автоном
коммерцияле булмаган оешмасы гендиректоры урынбасары Азат Галиәхмәтов, Универсиада
авылы мэры Фәрит Габделганиев, Башкарма комитетның Транспорт комитеты җитәкчесе
Айдар Габделхаков озата йөрделәр.
Ярышлар барган
вакытта Спортчылар авылында 1403 спортчы һәм 540 чит ил волонтерлары яшәчәк. Көненә
өч тапкыр туклану “швед өстәле” принцибы буенча оештырылачак.
Хәзерге вакытта Авылдагы
туклану пунктларында соңгы әзерлек эшләре бара - өстәлләр өчен наклейкалар
дизайны эшләнелә, урындыклар өчен япмалар тегелә, биналар интерьерына соңгы штрихлар
кертелә. Азат Галиәхмәтов сүзләренә караганда, кунакларны кабул итүгә тулысынча
әзерләр.
Инспекция барышында
Илсур Метшин милли һәм Европа кухнясы залларын карады, шулай ук паста белән
пицца һәм рус-татар ризыклары залларында булды.
Тулаем алганда,
туклану тармагына килгәндә, Илсур Метшин Универсиада уңышын узып китәргә кушты.
“Безгә, ким дигәндә, Универсиада уңышын кабатларга кирәк. Ризыкларның сыйфаты
һәм хезмәт күрсәтү ягыннан тагы да зуррак күрсәткечләр булыр дип ышанам. Вак
мәсьәләләр булырга тиеш түгел. 2015 елгы ФИНА чемпионаты Универсиада уңышын узып
китәргә мөмкинлек бирә”, - дип билгеләде Мэр.
Туклану пунктларын
карап чыкканнан соң Илсур Метшин электрокарда җиңел автомобильләр паркына юл
алды. Маршрут лаунж-зона аркылы үтә, биредә спортчылар буш вакытларында ял итә
алачак. Хәзерге вакытта биредә төзекләндерү эшләре бара, Фәрит Габделганиев
сүзләренә караганда, әлеге эшләргә 46 кеше җәлеп ителгән. Ял итү зонасында
фонтаннар, скульптуралар һәм эскәмияләр урнаштырылган, чәчәк түтәлләре ясалган.
Җиңел автомобильләр
паркында Казан Мэры кунакларга транспорт хезмәте күрсәтүнең әзерлеген тикшерә
алды. Паркта барлыгы “Lada” маркасының өч
моделендагы 183 яңа автомобиль бар. Моннан кала, “Буревестник” транспорт
компаниясе автобус паркы да җәлеп ителәчәк.
Тулаем алганда, Илсур Метшин Татарстан
башкаласының чемпионат кунакларын кабул итүгә әзерлеген югары бәяләде. Шәһәр
җитәкчесе фикеренчә, Казанның Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын
югары дәрәҗәдә үткәрер өчен барлык мөмкинлекләре дә бар.