Казан Мэры инде берничә ай рәттән “Медиалогия” рейтингларында беренчелекне саклап килә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы июнь). “Медиалогия” мәгълүмати-аналитик системасы Идел буе федераль округы башкалалары җитәкчеләренең 2015 елның май ае өчен чираттагы рейтингын әзерләгән. Ай нәтиҗәләре күрсәткәнчә, Казан Мэры Илсур Метшин медиарейтингта беренче урында бара.
Илсур Метшинның медиаиндексы федераль һәм республика ММЧ анализы нәтиҗәләре буенча 2 345,79 пунктны тәшкил иткән. Масскүләм мәгълүмат чараларында Казанда шәһәр думасы депутатларына кандидатларны тәкъдим итү буенча “Бердәм Россия”нең беренче праймеризы старт алганлыгы турында хәбәр ителгән. Илсур Метшин “кандидатлыкка кандидат” (ул үзе праймериз катнашучыларын шулай атады) исемлегенә керде һәм беренче булып кечкенә генә чыгыш ясады. Массакүләм мәгълүмат чараларында Илсур Метшинның реконструкциядән соң 9-нчы майда ачылган Җиңү паркындагы эшләр барышы белән танышканлыгы турында да язганнар.
Май ае рейтингының икенче урынында – Саратов Мэры Олег Грищенко (1497,89 пункт), өченчедә - Түбән Новгород шәһәре башлыгы Олег Сорокин (1295, 32).
Исегезгә төшерәбез, рейтинг ТВ, радио, газета, журнал, мәгълүмати агентлык, интернет-ММЧ арасында иң абруйлы 25200 чыганакны үз эченә алган “Медиалогия” системасының ММЧ базасы нәтиҗәләре нигезендә төзелә. Казан Мэры инде берничә ай рәттән “Медиалогия” рейтингларында беренчелекне саклап килә.