И.Метшин: "Без барлык бурычларны да кануннарны тиешенчә башкару аша чишәбез"
Депутатларга Татарстан башкаласының яңа прокурорын Олег Дроздовны тәкъдим иттеләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче июнь). Казан шәһәре Думасының XLIII сессиясе барышында депутатларга Татарстан башкаласының яңа прокурорын Олег Дроздовны тәкъдим иттеләр. Шәһәр прокурорына Казан Мэры Илсур Метшин, шулай ук Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков уңышлар теләде.
Илдус Нәфыйков билгеләп үткәнчә, Олег Дроздов Казанны ишетеп кенә белми – ул Татарстан башкаласында гомере буе яшәгән. ТР прокуроры Олег Дроздовның зур эш тәҗрибәсенә ия булуын ассызыклап үтте. 2013 елгы Универсиадага әзерләнү һәм үткәрү эшләрендә актив катнашканлыгын ассызыклады. Ул Олег Дроздовка үзенең вазыйфасын намус һәм тырышлык белән башкаруын теләде. Шулай ук прокуратураның Казан шәһәре Думасы, Башкарма комитет һәм шәһәр Мэриясе белән тыгыз хезмәттәшлектә эшләвенә ышанычын җиткерде. «Канун кешеләр иминлеге өчен эшләргә тиеш», - дип билгеләп үтте ТР прокуроры.
Илсур Метшин республика прокурорына Олег Дроздовны депутатларга тәкъдим иткәне өчен рәхмәт белдерде. Дәүләт Советы, Казан шәһәре Думасы һәм шәһәр активы исеменнән прокуратура хезмәткәрләренә Универсиада, сайлау кампанияләре һәм 2015 елгы Дөнья чемпионатына әзерлек вакытында башкарылган нәтиҗәле эшләре өчен рәхмәт белдерде. «Халык һәм республика җитәкчелеге тарафыннан безнең алга куелган теләсә нинди бурычны без кануннарны тиешенчә башкарып һәм хәбәр итеп чишәбез», - дип ассызыклады шәһәр җитәкчесе һәм Олег Дроздовка яңа вазыйфасында уңышлар теләде.