Казан шәһәре Думасы депутатлары мәдәният өлкәсендә шәһәр сәясәтен гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында фикер алыштылар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче июнь). Казанда шәһәр халкын сәнгать белән кызыксындыру, үзеңнең сәләтеңне һәм талантларны үстерү өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. Мондый фикерне Казан шәһәре Думасының XLIII сессиясендә “Казан мәдәнияте” концепциясен гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында сөйләшкәндә Казан Мэры Илсур Метшин җиткерде. Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе җитәкчесе Айгөл Горнышева мәгълүматлары буенча, “Казан мәдәнияте” концепциясе – ул 2015 елга кадәр Казанның үсеш стратегиясе нигезендә шәһәр мәдәни сәясәтенең максатларын, бурычларын, өстенлекләрен ачыклый торган төп документ. Милли үзенчәлекләрне һәм Казанның тарихи мирасын саклап калу өчен шәһәрнең мәдәни киңлекләрен модернизацияләү, көндәшлеккә сәләтлелекне үстерү һәм шәһәр халкының тормыш дәрәҗәсен арттыру - Татарстан башкаласында мәдәни үсеш концепциясенең төп бурычы булып тора. Җитәкче сүзләренчә, Казанның Башкарма комитеты әлеге концепцияне гамәлгә ашыру максатыннан төрле төрдәге катнаш чаралар үткәрә.
Шәһәр халкы мәдәни хезмәтләрдән файдалана алсын өчен муниципаль мәдәният учреждениеләре челтәре арттырылган – бүгенге көндә Казанда аларның саны 400-гә җитә. Моннан тыш, муниципаль китапханәләрнең материаль-техник базасын яхшырту буенча да эшләр алып барыла. Музейлар төзекләндерелә.
Казанда мәдәни киңлекләрне киңәйтүгә юнәлдерелгән төрле инновацион проектлар гамәлгә ашырыла. Шәһәр хакимияте фикеренчә, мәдәният “диварлардан чыгып китеп”, шәһәр халкы кызыклы итеп ял итә алсын һәм үз-үзләрен камилләштерү өчен ачык һәм барлык кеше дә файдалана алырлык булырга тиеш. Шунлыктан мәдәни чараларны үткәргән вакытта шәһәр парклары сынау мәйданчыгы сыйфатында кулланыла башлады. Интеллектуаль әдәбият фестивале һәм “Китап-фест” - моның ачык мисалы. Шулай ук Айгөл Горнышева озак вакытка каралган “Әдәби ишегаллары” проекты турында искә төшереп үтте. Хәзерге вакытта Татарстанда Парклар һәм скверлар елы булганлыктан ул “Әдәби парклар” буларак атап йөртелә.
Мәдәният идарәсе җитәкчесе сүзләренчә, балалар һәм яшүсмерләргә сәнгати һәм музыкаль белем бирү өлкәсе мәдәният үсешенең төп факторы булып тора. Татарстан башкаласында 6 яшьтән алып 15 яшькә кадәрге һәр өченче бала музыка һәм сәнгать мәктәбендә шөгыльләнә. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, укучылар саны елдан-ел арту белән бергә, Россия һәм халыкара дәрәҗәдә үткәрелгән бәйгеләрдә призлы урыннар яулаган лауреатлар саны да арта бара.
Үзенең чыгышында Айгөл Горнышева Казанның музей мирасы турында да әйтеп үтте. Шәһәрдә төрле төрдәге 280 музей эшли. Аның сүзләренчә, музейлар шәһәрнең туристлык үсеше өлкәсендә дә зур кызыксыну уяталар. Муниципаль музейларга килүчеләр саны ел саен 10%-ка арта бара. Бу Татарстан башкаласына килгән һәр бишенче сәяхәтче музейларда була дигән сүз.
Мәдәният идарәсе җитәкчесе 2015 елга кадәр “Казан мәдәнияте” концепциясе тарафыннан билгеләнгән шәһәр мәдәни сәясәтенең максатлары һәм бурычлары, тулаем алганда, үтәлгән дип хәбәр итте. Хәзерге вакытта 2030 елга кадәр Татарстанның социаль-икътисади үсеш стратегиясе буенча закон проекты эшләнелгәнлектән, Казанның мәдәни сәясәте өлкәсендә дә яңа концептуаль документ эшләнергә тиеш.
ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин соңгы елларда җәмгыятьнең гармониядәге үсешендә мәдәният һәм сәнгатьнең аеруча зур роль уйнавын әйтеп үтте. Ул Универсиада алдыннан 92 мәдәни мирас объектын төзекләндерү эшләре башкарылганын әйтеп үтте. ТР мәдәният министры бүгенге көндә Качалов театры, “Әкият” балалар үзәге төзекләндерелгәнен әйтеп үтте. Бу ел төзекләндерү эшләреннән соң Ленинның музей-фатиры ачылган. Горький, Баратынский һәм Толстой музейларын төзекләндерү эшләре тәмамланып килә. Моннан тыш, элеккеге “Победа” кинотеатрын төзекләндерү эшләре башланган, Казанның зооботаника бакчасын төзекләндерү, Адмирал бистәсен үстерү буенча актив эш алып барыла”, -дип хәбәр итте А.Сибагатуллин.
Казан Мэры Илсур Метшин Татарстан башкаласында шәһәр халкын сәнгатькә тарту белән беррәттән, булган сәләтеңне ачу һәм үстерү өчен дә барлык мөмкинлекләр булдырылган дип ассызыклады.. “Шәһәрнең меңьеллыгы, Универсиада һәм башка зур чаралар мәдәният үсешенә көчле тәэсир ясады. Казанлылар мәдәни чараларда бик теләп катнашалар. Мәдәният елы кысаларында шәһәр ишегалларында, паркларда, микрорайоннарда уздырылган чаралар казанлыларның мәдәният белән кызыксынуын раслады”, - диде шәһәр башлыгы.