Шәһәр мэры Илсур Метшин бүген
аппарат киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрының яңа
урынбасары – Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгын тәкъдим итте. Идарә
башлыгы итеп моңа кадәр Балык Бистәсе үзәк район хастаханәсенең баш табибы вазифасын
башкарган Илназ Әхмәдиев билгеләнде.
«Сәламәтлек саклау системасында
Илназ Миңнемулла улы санитардан баш табибка кадәрге барлык баскычларны узды. Аның
хезмәт юлы Казанда башланган иде, төп юнәлешләрдә эшләде. Сәламәтлек саклау
җитәкчесенә хас төп оештыру сәләте һәм тырышлыгы Илназ Әхмәдиевтә пандемия
башлангач ачылды. Икенче шәһәр хастаханәсендә Илназ Миңнемулла улы нәкъ менә авыруларны
COVID-19 белән дәвалау юнәлеше буенча җаваплы иде», - дип ачыклык кертте Казан
мэры Илсур Метшин.
Казанга килгәнче Илназ Әхмәдиев
Балык Бистәсе үзәк район хастаханәсен җитәкләгән, аңа кадәр Алексеевск үзәк
район хастаханәсендә эшләгән. Шулай ук ул үзен Россия Сәламәтлек саклау
министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителә торган «Сәламәтлекне саклауны оештыручыларның
кадрлар платформасы» федераль проектында катнашып, уңышлы җитәкче буларак күрсәткән
белгеч.
«Әлбәттә, башкала – ул яңа мөмкинлекләр,
яңа киңлек. Без яңа министр һәм башка хезмәттәшләр белән аның кандидатурасы хакында
озак киңәштек. Барысы да бердәм рәвештә әлеге белгечкә тукталды. Хезмәттәшебез
Илназ Миңнемулла улына халыкның сәламәтлеген саклауда уңышлар телибез. Бу гаять
катлаулы, җаваплы эш, - диде шәһәр башлыгы. – Тормышта иң кадерлесе – ул безнең
сәламәт булуыбыз. Казанның сәламәтлек саклау тармагы Идел буе башкаласында гына
түгел, ә бәлки илебездә иң алдынгылардан һәм яңалыкларның алгы сафында булырга
тиеш».
Илсур Метшин ассызыклаганча, аерым
бер юнәлеш буенча эшли торган табиблар, участок табиблары белән тәэмин итү ил күләмендә
хәл ителәсе төп мәсьәләләрнең берсе булып кала. «Әмма безнең үз көллиятебез, даны
еракларга таралган югары уку йортыбыз бар, шуңа күрә Казанның сәламәтлек саклау
системасы башкаланың югары планкасына туры килер, ә медицина хезмәтләре халык
өчен уңайлы һәм, иң мөһиме, сыйфатлы булыр дип өметләнәбез», - дип сүзен йомгаклады
Казан мэры.
Белешмә
Әхмәдиев Илназ Миңнемулла улы
1982 елның 30 августында Казанда туа.
2005 елда «Дәвалау эше» белгечлеге буенча Казан дәүләт медицина университетын тәмамлый. 2007
елда «Онкология» белгечлеге буенча Казан дәүләт медицина университеты ординатурасын,
2009 елда «Анестезиология һәм реаниматология» белгечлеге буенча шул ук уку йортында
интернатура тәмамлый. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының
Кадрлар резервы мәктәбендә катнашучы.
Хезмәт эшчәнлеген 2001 елда Клиник
онкология диспансерында кече медицина хезмәткәре булып башлый. Югары уку
йортында укуын Казанның дәвалау учреждениеләрендә эшләү белән бергә алып бара.
2016 елда Казан шәһәренең «2 нче номерлы
клиник хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесендә табиб-анестезиолог-реаниматолог,
бүлек мөдире итеп билгеләнә.
2022 елдан 2024 елга кадәр
«Алексеевск үзәк район хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау
учреждениесендә баш табиб урынбасары вазифасын башкаручы булып тора.
2024 елның мартыннан «Балык
Бистәсе үзәк район хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе баш
табибы итеп билгеләнә.
2025 елның 10 ноябреннән – Татарстан
Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары – Казан шәһәренең Сәламәтлек
саклау идарәсе башлыгы.
Өйләнгән, өч бала тәрбияли.