Казанда бистә юлларын яңарту
буенча масштаблы программа төгәлләнә. Бу елны гомуми озынлыгы 43 чакрымга
сузылган 91 юл өлеше төзекләндерелгән. Әлеге максатлар өчен 2 миллиард сумнан артык
акча бүлеп бирелгән. Төп объектлар исемлегендә Идел буе районының Көнчыгыш
бистәсендә урнашкан Салих Батыев урамы да бар. Анда беренче тапкыр яңа асфальт
җәелгән, тротуар ясалган һәм яктырткычлар куелган. Төзекләндерү эшләре
нәтиҗәсендә юл чатларының берсендә хәл уңай якка үзгәргән. Башкарылган эшне шәһәр
башлыгы Илсур Метшин бәяләде.
«Төзекләндерү эшләре белән бистәләргә
барып җитү – бу безнең күптәнге бурыч иде. Бу елны башкарылган эшнең гомуми
күләменә керә торган 91 участок – ул бистә юллары. Сез аларның элек нинди хәлдә
булуын үзегез дә бик яхшы күрдегез. Ни кызганыч, бөтен җирдә берьюлы тротуар ясап
та, яктырткычлар куеп та булмый – бу урамның параметрларына, юлның ачыклыгына
бәйле. Әмма мөмкин булган җирдә без, һичшиксез, моны эшлибез. Әлеге программа,
чыннан да, кирәкле проект. Һәм минем Татарстан рәисенә безгә теләктәшлек
белдергәне өчен аерым рәхмәтемне җиткерәсем килә. Хәзер биредә халыкның имин
йөрүе өчен шартлар булдырылды, балалар да, үз чиратында, спорт һәм социаль
учреждениеләргә үзләрен артык куркыныч астына куймыйча барып җитә алачак», -
дип фикерләре белән уртаклашты шәһәр башлыгы Илсур Метшин.
Көнчыгыш бистәсенең Салих Батыев
урамындагы юлда вәзгыять озак вакытлар дәвамында кискеннәрдән саналган: элек
биредә ташлы юл булган, яңгырлардан соң ул үтә алмаслык чокырга әйләнгән. Юлга берничә
тапкыр вакланган асфальт җәеп караганнар, ләкин бу хәлне вакытлыча гына яхшырткан,
яңгыр-кар сулары аны янәдән юган.
Бу елны хәлләр тамырдан үзгәргән.
6,2 мең квадрат метр мәйдан дип исәпләнгән 836 метр озынлыктагы участокта эшләр
«Автодорстрой» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан башкарылган. Төзүчеләр
объектта апрель азагында эшли башлаган, ә инде июль башына эшләр тулысынча
тәмамланган.
Салих Батыев урамында башкарылган
төзекләндерү эшләре юл өслеген алыштыру белән генә чикләнми. Биредә беренче тапкыр
тротуар ясалган һәм урамнарга яктырткычлар куйганнар. Баганадагы утлар җәяүлеләрнең
иминлеген сизелерлек арттырган. Хәзер халык тукталышларга һәм инфраструктура
объектларына уңай гына барып җитә ала.
Өстәмә куркынычсызлыкны тәэмин
итү максатыннан «Көнчыгыш» иҗтимагый җирле үзидарәсе грант откан. Бүлеп
бирелгән материаль чараларга активистлар тукталышны чикли торган юл билгеләре
һәм ясалма тигезсезлекләр урнаштырырга ниятлиләр. Әлеге юлда машиналар агымының
көчәюен исәпкә алганда, бу аеруча мөһим гамәл булып санала.
Хәзерге вакытта Көнчыгыш бистәсендәге
әлеге юл мөһим хәрәкәт функциясен үти: ул якындагы Салмачы һәм Көек
бистәләрендә яшәүчеләр өчен Кол Гали һәм Габишев урамнары кисешкән чатта
хәрәкәтне җайга сала торган урын булып тора.
Исегезгә төшерәбез, бу елны Казанның
юл челтәрен үстерү һәм төзекләндерү эшләренә 21,5 миллиард сумнан артык акча каралган. Гомуми сумманың 1,76 миллиард сумы илкүләм «Тормыш
өчен инфраструктура» проекты кысаларында юлларны һәм күперләрне капиталь төзекләндерүгә,
6 миллиард сумы тузган юл катламнарын яңартуга, 4,27 миллиард сумы «Безнең ишегалды»
программасын гамәлгә ашыруга, 1 миллиард сумы квартал эчендәге машина юлларын
тәртипкә китерүгә тотылган. Тагын 6,4 миллиард сум юл хәрәкәте иминлеген
арттыру чараларына, яңгыр сулары агып китү һәм тышкы яктырту челтәрләрен
төзекләндерүгә, юл билгеләрен салуга, шулай ук бакчачылык ширкәтләренә һәм күп
балалы гаиләләрнең җир кишәрлекләренә керү юлларын төзекләндерүгә каралган.
Финанс чараларының бер өлеше – 2 миллиард сумы торак массивлардагы юлларны яңартуга
юнәлдерелгән.
2025 елда шәһәр буенча 250 юл
участогын төзекләндерү планга кертелгән. Юл инфраструктурасы канәгатьләнерлек
булмаган бистәләргә бу елны аерым игътибар бирелгән. Халыкка ярдәм итү һәм
социаль объектларга уңайлы керү юлларын тәэмин итү максатыннан Казанның 40 бистәсендә
гомуми озынлыгы 43 чакрымга сузылган һәм мәйданы 278,7 мең квадрат метр булган
91 юл өлешендә төзекләндерү эшләре алып барыла. Хәзерге вакытта программа
нигезендә 99 процент эш башкарылган дип санала.
Бистә урамнарын төзекләндерү программасы
тәмамланып килә. Хәзерге вакытта 91 юл өлешенең 88 ендә эшләр тулысынча
тәмамланган, программаның гомуми үтәлеше 99 процент дип бәяләнә.