Татарстан Республикасы Дәүләт
Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга һәм Россия Федерациясе төзелеш һәм
торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллинга «Казанның Мактаулы
гражданины» исеме биреләчәк. Мондый тәкъдимне шәһәр мэры Илсур Метшин Казан
шәһәре Думасының VII сессиясе барышында җиткерде. Шәһәр башлыгының тәкъдимен депутатлар
бертавыштан хуплады.
Татарстан Республикасы Дәүләт
Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның тормышы, хезмәт эшчәнлеге
Татарстан һәм аның башкаласы үсеше белән тыгыз бәйләнгән. Ул Татарстан Дәүләт
Советында 28 елга якын җитәкчелек итә.
Фәрит Мөхәммәтшин 1947 елның 22
маенда Әлмәттә туа. «Фәрит Мөхәммәтшин хезмәт юлын бик иртә башлаган кеше. Ул завод
эшчесеннән дәүләт дәрәҗәсендә идарә итүче җитәкче вазифасына кадәр юл үткән
шәхес. Безнең арабызда тәҗрибәле һәм зирәк җитәкче буларак танылу яулады,
гомерен туган җиргә хезмәт итүгә багышлады», – дип ассызыклады Илсур Метшин.
Хәзерге вакытта Дәүләт Советының
мактаулы рәисе республиканың югары канун чыгару органы булган Югары Советта
1991 елдан җитәкчелек итә, 1995 елдан 1998 елга кадәр республиканың
Премьер-министры вазифасын башкара. «Фәрит Хәйрулла
улы ил өчен борылыш чорында үзен республика һәм
федератив үзәк мәнфәгатьләре арасында уртаклык табарга сәләтле алдан күрүчән
сәясәтче итеп күрсәтте. Ул Татарстан тарихында республика үсешен билгеләгән иң
әһәмиятле вакыйгаларда актив катнашты», – диде шәһәр
башлыгы.
Фәрит Мөхәммәтшин, 1992 елда
төбәк статусы турында референдум әзерләүне һәм уздыруны да кертеп, Татарстан
Республикасы суверенитетының хокукый базасын формалаштыруда зур роль уйнаган
шәхес. Премьер-министр булган вакытта ул базар реформалары чорында эре
предприятиеләрне хосусыйлаштырганда республика мәнфәгатьләрен яклап, икътисади
тотрыклылыкны тәэмин иткән җитәкче.
Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Советын
1998 елдан җитәкли. Ул җитәкчелек иткән елларда республика тәкъдимнәр саны
буенча әйдәп баручылар рәтенә керә, шуларның 18 е федераль дәрәҗәдә кабул ителә.
Аның җитәкчелегендә тузган торакны бетерү, Казанның тарихи үзәген төзекләндерү,
мәктәпләр, балалар бакчалары төзү программалары гамәлгә ашырыла,
инфраструктура, юл хуҗалыгы үстерелә, кече һәм урта бизнеска ярдәм күрсәтелә,
сәламәтлек саклау, мәгариф системалары камилләштерелә.
Халыкара
хезмәттәшлек һәм чит илләрдәге ватандашларга ярдәм итү Фәрит Мөхәммәтшинның
Дәүләт Советы рәисе вазифасындагы эшенең төп өлеше булып тора.
«Фәрит
Хәйрулла улының дәүләт эшчәнлеге – ул Татарстан Республикасы тарихында
онытылмас эз калдырган җаваплылык, зирәклелек һәм халыкка хезмәт итү үрнәге. Һәм
бүгенге көндә Фәрит Хәйрулла улы Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы
рәисе буларак республиканы алга алып барырга тиешле затлар арасында үзенең бай
тәҗрибәсе, остазлыгы һәм зирәклеге белән уртаклашуын дәвам итә», – дип
билгеләде Илсур Метшин.
Россия
Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин «Мактаулы
гражданин» исеменә икенче кандидат итеп билгеләнде. Ул 1962 елның 8 декабрендә
туа. Мэр сүзләренчә, министр яшьтән үк төзелеш өлкәсе белән кызыксына. Һәм әлеге
кызыксынучанлык, шушы һөнәргә тугрылык аны гомер буе озата бара. Университетны
тәмамлаганнан соң Ирек Фәйзуллин 20 елдан артык республиканың әйдәп баручы
төзелеш оешмаларында: «Татстройпроект», «Казстройдекор», «Татавтодор»да һәм «Татинвестгражданпроект»
дәүләт унитар предприятиесендә эшли.
Төпле белем
алган һәм җитәкче урыннарда зур тәҗрибә туплаган Ирек Фәйзуллин 2005 елда
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы
министры урынбасары итеп билгеләнә. Татарстанның баш архитекторы вазифасын үтәгән килеш,
2010 елның ноябрендә шушы министрлыкны җитәкли башлый.
«Әлеге вазифада
нәтиҗәле хезмәте белән Ирек Фәйзуллин Татарстан Республикасы инфраструктурасын
үстерүгә, торак-коммуналь фондын яңартуга һәм киң колачлы яңа проектларны
гамәлгә ашыруга зур өлеш кертте. Аның һөнәренә тугрылыгы, стратегик фикерләве
һәм эшкә бирелгәнлеге бүгенге Татарстанның йөзен билгеләгән күп кенә тәкъдимнәрнең
уңыш нигезе булды», – диде Илсур Метшин.
Ирек Фәйзуллин
катнашында Татарстанда дөнья күләмендә әһәмиятле күп кенә проектлар, шул
исәптән 2013 елда Бөтендөнья җәйге универсиада, 2015 елда спортның су төрләре
буенча FINA дөнья чемпионаты, 2018 елда футбол буенча FIFA дөнья чемпионаты һәм
2019 елда һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills дөнья чемпионаты гамәлгә
ашырыла.
Аның
җитәкчелегендә Казанда шәһәр өчен әһәмиятле объектлар – Спортның су төрләре
сарае, Гимнастика үзәге, Ишкәкле спорт төрләре үзәге, Универсиада авылы, «Казан
Арена» стадионы һәм Казан метросының яңа станцияләре төзелә.
Ирек
Фәйзуллинның әлеге һәм башка казанышлары федераль дәрәҗәдә билгеләп үтелә. 2020
елда Ирек Фәйзуллин Россия Федерациясе төзелеш һәм торак‑коммуналь хуҗалыгы
министрының беренче урынбасары итеп билгеләнә, ә шул ук елның ноябрендә
министрлыкны җитәкли башлый.
Хәтта хәзерге
вакытта да министр республикада һәм аның башкаласында масштаблы дәүләт
проектларын гамәлгә ашыруда актив катнаша. Аның җитәкчелегендә юл
магистральләре төзелә, парклар һәм яр буйлары төзекләндерелә.
«Күпьеллык
нәтиҗәле хезмәте белән Ирек Әнвәр улы Фәйзуллин Татарстан Республикасының, Казан шәһәренең социаль-икътисади үсешенә һәм төбәкнең чәчәк атуына ярдәм итеп,
Россиянең төзелеш тармагы үсешенә зур өлеш кертә», – диде мэр.
«Мактаулы
гражданин» исеменә безнең тарафтан тәкъдим ителгән кандидатлар – Ватанга һәм
халкыбызга тугры хезмәт итүнең лаеклы үрнәге. Дәүләт структураларында мөһим
урыннарда эшләп, Фәйзуллин Ирек Әнвәр улы һәм Мөхәммәтшин Фәрит Хәйрулла улы үз
һөнәрләренә тугры калып, иң катлаулы мәсьәләләрне нәтиҗәле хәл итеп, илнең
киләчәген билгели торган мөһим социаль-икътисади проектларны гамәлгә ашыруга
бәяләп бетергесез өлеш кертәләр», – дип мөрәҗәгать итте депутатларга Илсур
Метшин.
Татарстан Республикасы
башкаласының Мактаулы гражданнарын бүләкләү тантанасы, гадәттәгечә, Шәһәр һәм республика
көнендә – 30 августта үтәчәк.