2026 елда Татарстан башкаласында
тарихи хәтерне ныгытуга һәм буыннар арасындагы бәйләнешне саклап калуга ярдәм
итү буенча бик зур эш башкарылачак. Республикада Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге
елына багышланган программаны гамәлгә ашыру планнары турында Казан шәһәре
Думасының VII сессиясендә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат
Абзалов сөйләде.
«Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге
елы – ул үткәннәр турында гына
түгел – ул сезнең белән безнең
турында, безнең бүгенге җаваплылыгыбыз хакында. Безнең ничек эшләвебез,
бер-беребезгә мөнәсәбәтебез, балаларыбызны ничек тәрбияләвебез турында. Тарихка
хөрмәт белән карап һәм якты киләчәгебезгә зур өметләр баглап, бергәләп бу елны
чын мәгънәсендә әһәмиятле итә алачагыбызга ышанам, – дип шәрехләде Казан мэры
Илсур Метшин. – Башкарма комитет вәкилләреннән истәлекле урыннарны,
мемориалларны, хәрби каберлекләрне төзекләндерүгә аерым игътибар бирүен сорыйм.
Аларны лаеклы хәлдә саклап калу – безнең бурычыбыз».
Җиңү паркында махсус хәрби
операциядә катнашучыларга багышланган мемориаль зонаны булдыру төп
инфраструктура проекты булачак. Моннан тыш, шәһәр күренекле эшлеклеләрнең исемен
мәңгеләштерү белән шөгыльләнә: Социалистик Хезмәт Герое һәм совет галиме Илдус
Мостюков каберенә һәйкәл куелачак. Истәлекле урыннарны яңарту эше ел буена
каралган.
Шәһәрдә мемориалларны тәртипкә
китерү һәм «Хәтер шәме», «Сугышның утлы картиналары», Мәңгелек ут янында «Хәтер
вахтасы» кебек даими патриотик акцияләрне оештыру эше дәвам итәчәк.
Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге
елы темасы шәһәр мохитендә дә ачык чагылачак: җәмәгать транспорты тукталышлары,
метро станцияләре һәм хәрәкәт итүче состав бердәм тематик стильдә бизәләчәк.
Елның төп вакыйгалары,
«Студентлар язы» фестивальләре һәм Чаңгы ярышлары буенча мэр кубогы Хәрби батырлык
һәм хезмәт фидакарьлеге елы эгидасы белән узачак.
Агарту эшенә аерым игътибар
бирелә: мәктәпләрдә тематик стендлар һәм музей почмаклары ясалачак, укучылар
өчен һөнәри юнәлеш бирү дәресләре һәм экскурсияләр оештырылачак.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга
һәм аларның гаилә әгъзаларына һәрьяклап ярдәм итү программаның мөһим өлеше
булып тора. Исегезгә төшерәбез, Казанда 2022 елдан махсус хәрби операциядә катнашучыларның
гаиләләренә ярдәм итү буенча комплекслы чаралар күрелә һәм яңа төбәкләргә,
Татарстан сугышчыларына ярдәм җыю буенча гуманитар оешмаларның Координация
советы оештырылган.
Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарының
һәрберсенә аерым котлау сүзләре һәм азык-төлек җыелмасы юлланачак. Буыннар арасындагы
бәйләнешне ныгыту өчен мэрия «Ветераннар белән ял көннәре» һәм «Ветеранга
кунакка» акцияләрен башлап җибәрә, шулай ук ялгыз яшәүче ветераннарга фатирларын
төзекләндерү буенча ярдәм итәчәк.
«Татарстан Республикасында игълан
ителгән Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы – ул безнең хәрби батырлык һәм фидакарь хезмәт арасындагы
аерылгысыз бәйләнешне истә тотарга тиешлегебез хакындагы вакыт. Бу елгы
чараларны уздыруга шәхси өлеш кертүчеләргә – битараф булмаган Казан халкына, оешма,
предприятие җитәкчеләренә һәм, әлбәттә, хәрбиләребезгә һәм ветераннарыбызга
тирән рәхмәтемне белдерәм!», – дип сүзен йомгаклады Азат Абзалов.
Алдарак махсус хәрби операциядә
катнашучы хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә шәһәрнең медицина хезмәтләре
тарафыннан актив ярдәм күрсәтелүе хакында хәбәр ителгән иде. Узган елны 3,5
меңгә якын махсус хәрби операциядә катнашучы төрле медицина ярдәме алган.