Узган ел патриотик юнәлештәге чараларда 250 меңнән
артык Казан баласы һәм
яшүсмер катнашкан. Бу хакта
Казан шәһәре Думасының
VII сессиясендә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Азат Абзалов җиткерде.
«2026 ел – Хәрби батырлык һәм
хезмәт фидакарьлеге елы. Без аны бурычларны һәм җаваплылыкны төгәл аңлап игълан
иттек. Тарихи хәтерне саклау эшен дәвам итәчәкбез. Көнбатыш илләре тарихны
яңадан язарга, безгә ниндидер чит, ят гамәлләрне сеңдерергә тырышкан бу заманда
безнең өчен әлеге ел аеруча әһәмиятле. Совет чорында формалашкан һәм
буыннан-буынга тапшырыла торган патриотик тәрбия дәвамлылыгы безнең тотрыклылыгыбызны,
бердәмлегебезне һәм бүген илне якларга әзерлекне тәэмин итә, – диде Казан мэры
Илсур Метшин. – Мәктәпләрдә, югары уку йортларында, предприятиеләрдә, фронт
белән бергә, тылдагы батырлыкка багышланган яңа проектлар барлыкка килә. Җиңү
бит ул корал белән генә түгел, ә бәлки миллионлаган кешенең фидакарь хезмәте
белән дә яуланган. Без ветераннарга һәм тыл хезмәткәрләренә ярдәм итүне дәвам
итәчәкбез. Җиңүгә өлеш керткән яки бүген фронтта хезмәт итүче бер генә хәрбинең
дә безнең игътибардан читтә калмавы мөһим. Без алга таба да волонтерлык
хәрәкәтләрен, патриотик клубларны, эзләү отрядларын үстерәчәкбез. Безгә үсеп
килүче яшь буынның даталарны һәм вакыйгаларны белүе белән бергә, үз иленең
тарихына шәхси катнашы барлыгын тоюы да мөһим».
Узган елны мәктәпләрдә, лагерьларда тантаналы акцияләр, белем бирү һәм мәдәни патриотик проектлар уздырылган.
Көн саен мәктәпләрдә иртәнге линейкаларда Россия
Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгыраган, «Ял» үзәге лагерьларында һәр смена
Бөек Ватан сугышы геройларына багышланган. Шулай ук яшьләр сәясәте учреждениеләрендә Россия
геройлары белән очрашулар, бәйгеләр һәм иҗат остаханәләре оештырылган.
Белем бирү учреждениеләренең
барысында да гражданлык-патриотик тәрбия айлыгы уздырылган. Аның кысаларында
строй һәм җыр смотрлары, байрак төркемнәре бәйгеләре һәм «Аҗаган 2.0» хәрби-спорт
уены үткәрелгән. Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итү уңаеннан махсус акция игълан
ителгән – мәктәп укучылары махсус хәрби операциядә катнашучыларга хатлар язган.
Җиңү бәйрәменә әзерлек кысаларында
100 меңгә якын укучы, ата-аналар һәм укытучылар «Җиңү йолдызы», «Җиңү адымнары»
проектларында катнашкан.
Бүген Казанда балаларның һәм
яшьләрнең иҗтимагый берләшмәләре актив үсә. Патриотик берләшмәләргә 11 мең бала
йөри. «Яшь армия» отрядларында гына да 6,8 мең катнашучы исәпләнә.
Ел дәвамында Казан яшьләре Россия
күләмендә үткәрелә торган «Георгий тасмасы», «Ветеранны котла», «Хәтер
бакчасы», «Җиңү вальсы», «Үлемсез полк» һәм «Блокада икмәге» кебек чараларда актив
катнашкан.