StartFragment
Россия күләмендә уздырыла торган «Россиянең көче – кече Ватанда» дип аталган муниципаль форумда катнашу барышында Казан мэры Илсур Метшин Минск шәһәр Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Александр Комендант һәм Бишкек мэры Айбәк Джунушалиев белән бергә Мәскәү хөкүмәтенең Ситуация үзәгендә булдылар. Кунаклар үзенчәлекле күпфункцияле комплекс эше белән танышты.
Казан, Минск һәм Бишкек вәкилләре сәфәре БРИКС илләре шәһәрләре ассоциациясе эше кысаларында узды.
Мәскәү хөкүмәтенең Ситуация үзәге – ул оператив күзәтү белән шөгыльләнә торган һәм шәһәр тормышына кагылышлы барлык эшчәнлек белән идарә итү өчен билгеләнгән югары технологияле хаб. Система реаль вакыт режимында инфраструктура торышын, мегаполиста социаль-икътисади вәзгыятьне һәм куркынычсызлык дәрәҗәсен күзәтергә мөмкинлек бирә. Ул төрле күзәтү системаларын, шул исәптән видеокүзәтү, транспорт агымнары аналитикасын, коммуналь һәм экологик хәлне идарә итү, контрольдә тоту системаларын берләштерә. Үзәк тулысынча Россиядә уйлап табылган һәм җитештерелгән алдынгы цифрлы системалар белән җиһазландырылган.
StartFragment
Үзәк белән танышу вакытында кадрлар хезмәтенә аерым игътибар бирелде. Бу хакта Мәскәү хөкүмәтенең Кадрлар хезмәте идарәсе җитәкчесе Полина Логинова сөйләде. Цифрлы экосистеманы һәм шәһәрнең цифрлы игезәген Мәгълүмати технологияләр департаментының Цифрлы икътисад департаменты директоры Татьяна Касаткина тәкъдим итте. Кунаклар шәһәр халкы өчен тәкъдим ителә торган цифрлы хезмәтләр белән танышты, аларның халыкка ничек күрсәтелүен һәм үзара хезмәттәшлек алымнарын күрделәр.
Мәскәүдә яңа төр проектларны гамәлгә кертү муниципаль берәмлекләргә әлеге тәҗрибәгә таяну һәм сыналган технологияләрне үз шәһәреңә туры килгәнчә куллану мөмкинлеге бирә, дип билгеләде Илсур Метшин. Өстәвенә, Мәскәү тәҗрибәсенә йөз тоту күп кенә проектларны тизрәк гамәлгә ашырырга ярдәм итә. «Россиянең барлык шәһәрләре дә Мәскәүдән үрнәк ала һәм сезнең тәҗрибәне игътибар белән өйрәнә. Мәскәүне үстерү белән бергә, сез башка муниципаль берәмлекләрне дә үстерәсез», – диде Казан башлыгы.
StartFragment
Үз чиратында Мәскәүдәге хезмәттәшләре БРИКС илләре шәһәрләре ассоциациясенең әһәмиятен билгеләп үтте. Аерым алганда, ассоциация ярдәмендә Ситуация үзәге мөһим проектлар буенча Минск һәм Бишкек белән хезмәттәшлек турында килешү төзегән. Ассоциация Илсур Метшин тәкъдиме буенча оештырылган иде.
Исегезгә төшерәбез, Мәскәүдә Россия күләмендә «Россиянең көче – кече Ватанда» дип аталган III муниципаль форум уза. Казан Башкарма комитеты делегациясен шәһәр мэры Илсур Метшин җитәкли. Форумда «Дөньядагы тәртип глобаль үзгәрешләр кичергән вакытта муниципаль дипломатия» темасына очрашу көтелә. Казан белән Бишкек арасында кардәшлек мөнәсәбәтләре урнаштыру һәм хезмәттәшлек турында килешүгә имза куелачак.