
Бүген Мәскәү шәһәрендә «Россия» милли үзәгендә узган «Россиянең көче – кече Ватанда» дигән III Бөтенроссия муниципаль форумында Казан мэры Илсур Метшин «Дөньядагы тәртип глобаль үзгәрешләр кичергән вакытта муниципаль дипломатия» панель очрашуында Татарстан Республикасы башкаласының халыкара дипломатиясе тәҗрибәсе турында сөйләде. Форумда Россия Федерациясе Куркынычсызлык Советы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев, Россия Федерациясе Федераль Җыены Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко һәм Россия Федерациясе Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко чыгыш ясады.
Сессия эшендә Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Алексей Оверчук, Тышкы эшләр министры урынбасары Евгений Иванов, Екатеринбург мэры Алексей Орлов, Благовещенск башлыгы Олег Имамеев, Бишкек мэры Айбек Джунушалиев, Беларусь Республикасы Минск шәһәре Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Александр Комендант һәм башкалар катнашты.
Россия муниципалитетлары чит илләр белән 130дан артык килешү төзегән
Халыкара мөнәсәбәтләр системасында муниципалитетларның роленә багышланган пленар сессияне Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Алексей Оверчук ачып җибәрде. Ул бүгенге көндә шәһәрләрнең тышкы икътисадый элемтәләре дипломатик беркетмә генә түгел, ә илнең эчке үсеше өчен мөһим корал булыр тора, дип ассызыклады.
«Тышкы икътисадый элемтәләр муниципаль берәмлекләрне үстерү өчен кирәк. Һәр кече Ватан бөек Россиянең көчле өлешенә әверелсен өчен, без иңгә-иң куеп эшләргә һәм планнарыбызны берләштерергә тиешбез», – дип белдерде вице-премьер.
Алексей Оверчук сүзләренчә, дәүләтара хезмәттәшлек икътисад өлкәсендә формалаша – бу Россия җитештерүчеләренә яңа базарларга чыгарга, эш урыннары әзерләргә һәм халыкның керемнәрен арттырырга ярдәм итә. Әлеге тәҗрибә соңгы берничә елда Россия муниципалитетлары белән сыналды һәм чит ил партнерлары белән 130дан артык килешү төзелде, алар арасында Беларусь, Кыргызстан, Үзбәкстан, Кытай һәм Төркия алда бара.
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры урынбасары Евгений Иванов билгеләп үткәнчә, муниципаль дипломатия халык арасында хезмәттәшлекне чагылдыра. Дәүләт тышкы сәясәте суверенлык һәм милли мәнфәгатьләр мәсьәләләрен хәл иткәндә, җирле үзидарә халыклар арасында ышанычлы мохит һәм, үзара аңлашып, бергә эшләү мөмкинлеге тудыра.
«Һәр шәһәр үз урынын табарга мөмкин. Җирле үзидарәнең өстенлеге бар: муниципалитетлар иҗтимагый инициативаларга таянып, эшкә коммерциячел булмаган оешмаларны җәлеп итә ала», – дип ассызыклады Тышкы эшләр министрлыгы вәкиле.
Ел саен Казанга бөтен дөньядан 200дән артык делегация сәфәр кылуы һәм Татарстан башкаласының 70 дустанә берлеге булуы турында
Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, хәзерге шартларда муниципаль дипломатиянең максатлары үзгәрә. Хәзер беренче планга яңа партнерлар эзләү, экология, урбанистика, цифрлаштыру, мәдәни мирасны һәм гореф-гадәтләрне саклау вәзгыятьләрен уртак хәл итү мәсьәләләре чыга.
«Читлектә утырып, уңышка ирешеп булмый. Хезмәттәшлек өчен ачык һәм кызыклы фикерләр белән уртаклашып, бергә эшләгәндә генә, без алга таба үсәргә һәм көндәшлеккә сәләтле, – диде мэр. – Казан – мәдәниятләр һәм халыкларның бергә аһәңле рәвештә яшәве өчен уңайлы урын гына түгел, ә төрле зур чараларны – футбол һәм су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатларыннан алып масштаблы икътисадый форумнарга кадәр уздырган, искиткеч вакыйгаларны бер урында җыйган, алар өчен кабатланмас мәйданга әйләнгән, җәлеп итүчән шәһәр».
Татарстан башкаласының торак, транспорт һәм социаль инфраструктураларын җайлаштыру тәҗрибәсе Россия шәһәрләренә генә кызыклы түгел. Аны өйрәнү өчен Казанга елына дөньядан 200дән артык делегация килә. Ә партнерлык һәм кардәшлек багланышлары турында килешүләр төзү нәтиҗәле хезмәттәшлек булдырырга мөмкинлек бирә: 40 ел эчендә Казан 70тән артык дустанә берлеккә кул куйган инде.
Шәһәр башлыгы искә төшергәнчә, Минск белән хезмәттәшлек турында килешү 1997 елда имзаланган. 20 елга якын Казан өчен Беларуссия башкаласыннан автобуслар, троллейбуслар һәм трамвайлар сатып алына – бүгенге көндә аларның саны 342кә җиткән.
2024 елда Казан һәм Минск кардәш шәһәрләргә әйләнде, ә узган ел Татарстан Республикасы башкаласында Минск Көннәре узды. Алар шәһәр халкын белорус мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән таныштырды, эшмәкәрләр, мәктәп укучылары һәм туристлык өлкәсе вәкилләре арасында элемтәләр җайга салынды. Бер айдан соң Минскта Казан көннәре узачак.
Казанда чит илләрнең ун Консуллыгы эшли
Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, башта кардәшлек институты Икенче бөтендөнья сугышыннан соң авыр вакытларда теләктәшлек һәм ярдәм билгесе буларак барлыкка килгән: «Бу хакта хәзер дә онытмыйбыз, бигрәк тә дөньяның тәртибе глобаль үзгәрешләр кичергәндә».
Мэр Кытайның күрсәткән хезмәтен һәм ярдәмен билгеләп үтте. Мәсәлән, пандемия чорында Гуанчжоу шәһәреннән Казанга бер тапкыр кулланыла торган битлекләр һәм контактсыз термометрлар бушлай тапшырылган булган. Икътисадый санкцияләр шартларында Кытай белән партнерлык мөнәсәбәтләре Казанга кирәкле шәһәр җиһазлары китерүне тиз арада торгызырга мөмкинлек биргән. Барлыгы Казан Кытай Халык Республикасының 11 шәһәре белән дустанә мөнәсәбәтләре турында килешүләр имзаланган.
Кытайның Генераль консуллыгыннан тыш, Казанда тагын тугыз чит ил Консуллыгы эшли.
«Муниципаль дипломатия – тормыш өчен мөһим чыганак»
Илсур Метшин сүзләренчә, БРИКС+ илләре шәһәрләре һәм муниципалитетлары ассоциациясе күптөрле дөнья кыйммәтләрен алга этәрү өчен яңа мәйданчыкка әйләнде.
« БРИКС+ илләре шәһәрләре һәм муниципалитетлары ассоциациясе – халыкара хезмәттәшлекне үстерү, тәҗрибә уртаклашу һәм уртак проектларны гамәлгә ашыру өчен зур мөмкинлекләр мәйданы. Ике ел эшләү дәверендә сизелерлек нәтиҗәләргә ирешелде. Ассоциациягә яңа әгъзалар кушыла, иң яхшы тәҗрибәләр җыелмасы тулылана, тематик комитетлар эшли, алар кысаларында мэрлар һәм шәһәрләрдәге профильле оешмаларның белгечләре дә тәҗрибәләре белән уртаклаша», – дип сөйләде шәһәр башлыгы.
EndFragment
Узган елның сентябрендә Казанда беренче БРИКС Яшьләре фестивале уздырылды, анда дөньяның 13 иленнән – 35 муниципалитеттан 150 талантлы бала катнашты.
«Мин яшүсмерләр белән Казан Ратушасында очраштым. БРИКС Саммитында төрле илләрдән килгән башлыклар белән очрашкан залда шул ук илләрнең киләчәге – балалары белән күрештем. Бу гаҗәеп чара булды, чөнки яшьләр үзара без сөйләшкән җитди мәсьәләләр турында фикер алышты, тынычлыкта һәм татулыкта яшәү кирәклеге турында сөйләште», – дип истәлекләре белән уртаклашты Казан мэры.
БРИКС илләре шәһәрләренең ассоциациясе барлык катнашучыларына шәһәр мохите өчен чишелешләр табарга, файдалы хезмәттәшлекне оештырырга, шулай ук яңа технологияләрне кулланырга мөмкинлек бирә. Бу карарлар шәһәрләрне уңайлырак, иминлерәк һәм чистарак итәргә мөмкинлек бирәчәк, дип билгеләде Илсур Метшин.
Ассоциациянең барлык чараларында Көньяк Африка Республикасы һәм Эфиопия шәһәрләре вәкилләре катнаша, узган ел Ассоциация эшенә Бразилия шәһәрләре кушылды, ә берничә атна элек Һиндстанда берләшмәнең чираттагы утырышы узды.
Казан Мэры билгеләп үткәнчә, муниципалитетлар арасындагы хезмәттәшлек даими рәвештә үсә. Шәһәрләр арасындагы тыгыз элемтәләр дөньяда таратыла торган Россия турындагы мәгълүмати һөҗүмнәргә һәм ачыктан-ачык ялган яңалыкларга каршы торырга ярдәм итә. Шәһәрләрнең ныклы элемтәсе Россия Федерациясенең халыкара позицияләрен ныгытуга китерә, тышкы сәясәтне көтелмәгән авырлыкларга тотрыклы итә, дип йомгаклады Илсур Метшин.
Бүген Казанның Бөтенроссия муниципаль форумы кысаларында Казан белән Бишкек арасында кардәшлек мөнәсәбәтләре урнаштыру һәм хезмәттәшлек турында килешүгә кул кую планлаштырылган. Шулай ук Илсур Метшин Минск һәм Бишкек коллегалары белән Мәскәүнең Ситуация үзәгендә һәм «ЗИЛАРТ» музеенда булды.
Исегезгә төшерәбез, «Россиянең көче – кече Ватанда» форумы Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча уздырыла. Форум Россиядәге муниципаль берәмлекләрне алга этәрүгә һәм үстерүгә юнәлдерелгән. Форум программасы буенча пленар утырышлар, тематик сессияләр, түгәрәк өстәлләр һәм мастер-класслар әзерләнгән. Оештыручылар хәбәр иткәнчә, форумда муниципаль хакимиятнең 7 меңгә якын вәкиле, белгечләр, төрле бергәлек вәкилләре катнаша, 350дән артык докладчы чыгыш ясый. 100дән артык эшлекле вакыйга үткәрелгән инде.
21 апрельдә форум кысаларында «Хезмәт итү» Бөтенроссия премиясе җиңүчеләрен бүләкләү булачак.