Россия күләмендә уздырыла торган «Россиянең көче – кече Ватанда» дип аталган III муниципаль форумның эшлекле программасы кысаларында Казан мэры Илсур Метшин шәхси «ЗИЛАРТ» музей-күргәзмә үзәгендә булды. Татарстан башкаласы җитәкчесен Бишкек мэры Айбәк Джунушалиев һәм Минск шәһәр Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Александр Комендант озата йөрде.
«ЗИЛАРТ» музей-күргәзмә үзәге 2025 елның декабрендә элеккеге ЗИЛ заводы урынында төзелгән шул ук исемдәге торак квартал территориясендә – Бертуган Весниннар бульвары һәм Александр Родченко урамы киселешендә, «Тюфелева роща» ландшафт паркы янында ачылган.
Үзәкнең архитектурасына күз салсак, 60 метр озынлыктагы һәм 36 метр биеклектәге монументаль кубка охшаш объектны Сергей Чобан җитәкчелегендә «СПИЧ» бюросы эшләгән.
Бинаның фасадлары һәм эчке киңлекләре бакыр кулланып эшләнгән. Эчке яктан үзәктә үзгәрә ала торган дүрт күргәзмә һәм бер киңәшмә залын күрергә була.
Үзәк коллекционерлар Андрей һәм Елизавета Молчановлар тарафыннан булдырылган. 20 ел эчендә алар сигез меңнән артык сәнгать эшләнмәсе тупланган коллекция җыйган.
«ЗИЛАРТ» экспозициясе күп төрле юнәлешләр белән аерылып тора: биредә рус авангарды һәм рәсми булмаган Совет сәнгате, хәзерге рус һәм чит ил сәнгате, илебез һәм дөньякүләм фотография сәнгате классикларының эшләре, XX гасыр башында рус стилендәге җиһазларны да кертеп, декоратив-гамәли сәнгать коллекциясе, шулай ук Африканың үзенчәлекле сәнгать җыелмасы белән танышырга була.
Күргәзмә эшчәнлегеннән тыш, үзәк төрле яшьтәге кунаклар өчен бай эчтәлекле мәгърифәтчелек программаларын гамәлгә ашыра, шулай ук җирле халык белән хезмәттәшлек итеп, сәнәгать районы тарихын саклау буенча актив эш алып бара.
Хәзерге вакытта үзәк залларында «Африка сәнгате: аллалар, ата-бабалар, тормыш», «Пьедесталдан бер адым: реаль киңлектәге скульптура» экспозицияләре, Гриша Брускинның «Dies Illa» проекты һәм «Гаепсезләр приюты» инсталляциясе тәкъдим ителә.