Бүген, 4 ноябрь көнне Россиядә
Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Дәүләт бәйрәме уңаеннан Муса Җәлил
исемендәге опера һәм балет театрында тантаналы чара – «Безнең йорт – Татарстан»
республика этномәдәни фестиваленең гала-концерты узды. Тантанада Татарстан
Республикасы рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе,
Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры
Алексей Песошин һәм Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Гала-концертта катнашучыларны
сәламләп, Татарстан рәисе дүрт гасырдан артык элек безнең ата-бабаларыбызның берләшүен
һәм чит ил басып алучыларына каршылык күрсәтүен билгеләп үтте. Халык
ополчениесе чыгышлары һәм диннәре буенча төрле кешеләрдән торган, ләкин аларны
Ватанга мәхәббәт берләштергән.
«Россия дошманнары җәмгыятебезне
таркатырга, халыкларны милли һәм дини нигездә талаштырырга омтылганда бердәмлек
аеруча мөһим. Һәм бүген Донбасста, 80 ел элек Бөек Ватан сугышы вакытындагы
кебек үк, якташларыбыз илнең суверенлыгын һәм иминлеген яклый, махсус хәрби
операция кысаларында нацизм янауларына каршы тора. Хәрбиләргә бөтен халык
ярдәме, аларның гаиләләренә ярдәм итү – безнең бердәмлекнең иң яхшы үрнәге», - дип
ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Ул билгеләп үткәнчә, безнең кыйммәтләр нигезендә һәр
халыкның теленә, мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә карата үзара хөрмәт һәрвакыт
булды һәм шулай булып кала да. Бу өлкәдә республика буенча 270 оешманы
берләштергән Татарстан Халыклары ассамблеясе зур эш алып бара. Моңа шулай ук
дәүләт программаларын гамәлгә ашыру, милли-мәдәни өлкә учреждениеләре челтәрен
үстерү, халык коллективларын үстерү өчен шартлар тудыру юнәлдерелгән.
Мөселманнар Диния нәзарәте, Рус православие чиркәвенең митрополиясе һәм башка
конфессияләр белән тыгыз хезмәттәшлектә рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгыту буенча
зур эш алып барыла.
«Халыклар бердәмлеге көнендә «Безнең йорт – Татарстан»
этномәдәни
фестиваленең гала-концертын уздыру күркәм традициягә әверелде. Оештыручыларга
һәм барлык катнашучыларга энтузиазмнары, туган мәдәниятне яратулары һәм аны
популярлаштыруга керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерәсем килә. Сезгә чын
күңелдән нык сәламәтлек, барыгызның да имин булуын һәм уңышлар телим», - диде
республика рәисе.
Аннары Рөстәм Миңнеханов республика халыкларының
этномәдәни үсешенә керткән зур өлеше өчен Татарстанның дәүләт бүләкләрен
тапшырды. Татарстан Республикасының
- халык, Россия Федерациясенең атказанган артисты Владимир Федотов
«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медален алды. М.Җәлил
исемендәге татар дәүләт академия опера һәм балет театры солисты Олег Мачин
Татарстан Республикасының атказанган артисты булды. Балтач районының Кече Лыза урта
мәктәбенең удмурт теле укытучысы Наталья Антонова һәм Столбище урта мәктәбенең
рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гаяне Парванян «Татарстан Республикасының
Атказанган укытучысы» дигән мактаулы исемгә лаек булдылар. Шулай ук Рөстәм
Миңнеханов Татарстан Республикасы рәисенең Рәхмәтен һәм иҗат коллективларына ярдәм итү өчен сертификатлар
тапшырды.
«Безнең йорт –
Татарстан» республика этномәдәни фестивале 2012 елдан бирле республика
территориясендә яшәүче халыкларның бердәмлеген ныгыту һәм бер-берсен рухи яктан
баету максатында үткәрелә. Татарстан Республикасы рәисе йөкләмәсе нигезендә гала-концерт 2014 елдан
башлап Халыклар бердәмлеге көне кысаларында үткәрелә.
14
ел эчендә фестивальдә 30 меңнән артык кеше катнашкан.
Катнашучылар
саны елдан-ел арта. Әле 10 ел элек кенә фестивальнең зона турларында
Татарстан Республикасында яшәүче халыкларны тәкъдим итүче уртача 200 гә якын иҗат коллективы катнашкан иде. 2025 елда зона
турлары Апас, Арча, Лениногорск, Менделеевск, Мөслим, Нурлат районнарында һәм
Казанда узды. Муниципаль берәмлекләрдән гаризаларның гомуми саны 510 га җитте. 4 меңнән артык катнашучы үз сәләтләрен
күрсәтте, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы рәисе матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, бүген иртән
Казанда Изге Ана иконасын данлау бәйрәме уңаеннан Хач йөреше уздырылды. Көн дәвамында православие
храмнарында гыйбадәт кылулар уза.