Казанның Киров районында 80
урынга исәпләнгән 376 нчы «Канатлар» балалар бакчасы ачылды. Мәктәпкәчә
учреждение 2,1 мең квадрат метрдан артык мәйданлы ике катлы бинада урнашкан. Бакчада
һәркайсы 20 балага исәпләнгән гомуми үстерү төрендәге дүрт төркем оештырылган. Шулай
ук биредә робот техникасы кабинеты, сенсор зонасы, лаборатория һәм татар теле
студиясе булдырылган. Әлеге микрорайонны төзегән оешма тарафыннан төзелгән балалар
бакчасына инде 50 бала йөри. Мәктәпкәчә учреждениедә шәһәр башлыгы Илсур Метшин
булып кайтты.
«Яңа балалар бакчасы ачылу – ул
һәрвакыт шатлыклы вакыйга. Яңа торак микрорайонында яңа социаль объектлар төзелүе
исә икеләтә бәхет китерә. Без моның төзүчеләрнең социаль җаваплылыгы нәтиҗәсе
булуын аңлыйбыз. Күчемсез милек өлкәсендә проектларны гамәлгә ашыру белән
шөгыльләнүче компания җирендә алар балалар бакчасы төзергә булышкан, аны барлык
кирәкле җиһазлар белән тәэмин иткән. Һәм инде без менә бүген биредә бәхетле
сабыйларны, аларның әти-әниләрен һәм көчле коллективны күрәбез», - диде Илсур
Метшин.
376 нчы «Канатлар» балалар
бакчасы Ягодинская урамы, 2а йортында урнашкан. Учреждение 2024 елның
декабрендә төзелеп беткән. 2025 елның җәендә үзенең беренче нәниләрен кабул
иткән.
2,1 мең квадрат метрдан артык
мәйданлы бинада «Крыловка парк» торак комплексында яшәүче балалар өчен дүрт
төркем булдырылган. Мәктәпкәчә учреждение балаларда инженерлык сәләтен үстерү юнәлешендә
эшли.
«Һәр балалар бакчасы үз үзенчәлеге
белән аерылып тора. Кемдер экология белән шөгыльләнә, кемдер чит телләрне
өйрәтә, ә без конструкцияләү юнәлешен сайладык», - дип аңлатты 376 нчы балалар
бакчасы мөдире Фәридә Гаранчева.
Ике катлы учреждениедә балалар
өчен уңайлы шартлар булдырылган. Беренче катта ике ясле төркемен, медицина
кабинетын һәм сенсор бүлмәсен күрергә була. Икенче катта дүрт яшьтән өлкәнрәк
балалар өчен тагын ике төркем бүлмәсе, музыка залы, робот техникасы кабинеты,
лаборатория, сөйләм телен үстерү зонасы, спорт залы һәм татар теле студиясе
урнашкан.
Робот техникасы дәресләрендә
балалар үзләренең беренче роботлары өчен программалар төзергә өйрәнә.
Инженерлык иҗаты лабораториясендә алар физика нигезләре белән таныша, педагог
белән бергә төрле схемалар төзү күнекмәләрен ныгыталар. Моннан тыш, балалар
белән логопед һәм татар теле укытучысы эшли.
Сенсор бүлмәсе аерым игътибарга
лаек. Ул баланың психикасын тынычландыру һәм аны ял иттерү максатыннан
булдырылган. Әлеге зона өчен күңелне йомшарта торган салмак көй сайланган һәм
тонык яктылыктагы мохит булдырылган. Балалар бу бүлмәгә психолог күрсәтмәсе яки
үз теләкләре буенча йөриләр.
Учреждение коридорларында
конструкторларны, шахмат, төрле уен зоналарын күрергә була.
Бинада шулай ук кер юу һәм
азык-төлек блогы бар. Мәктәпкәчә учреждение территориясендә дүрт уен мәйданчыгы
һәм елның җылы вакытында шөгыльләнү өчен спорт комплексы ясалган.
Казанда 345 мәктәпкәчә белем бирү
учреждениесе эшли. Бу елны ике балалар бакчасы төзекләндерелгән, тагын 186
бинага капиталь ремонт таләп ителә.
Исегезгә төшерәбез, 2024 елда өч
балалар бакчасы төзелгән. Шуларның икесе Бохара урамы, 32а һәм Илһам Шакиров
проспекты, 14 йорт адреслары буенча урнашкан.
Агымдагы елда Идел буе районының
33 нче хәрби шәһәрчегендә 220 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзелә.