Бу елны Татарстан Республикасы
башкаласында иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү буенча сигез проект гамәлгә
ашырылган. «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында өч зур
иҗтимагый киңлек төзекләндерелгән. Тагын бишесе Татарстан Республикасы бюджеты
акчалары хисабына яңартылган. Финанслауның гомуми суммасы 1,7 миллиард сумнан
артып китә. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе
урынбасары Игорь Куляжев хәбәр итте.
«Без ел саен яңа иҗтимагый
киңлекләр булдырабыз, һәм проектларның сыйфаты да арта бара. Әлеге проектлар, иҗтимагый
киңлекләр берсен-берсе кабатламый. Бер карасаң, барысын да шул ук куллар эшли
бит! Архитекторларыбыз һәр объектка күңел җылысын биреп, ниндидер яңалык
кертергә тырыша. Шәһәрдә уңайлы мохит киңәя. Ташландык һәм каралмаган территорияләр
кими бара. Төзекләндерү нәтиҗәсендә матурлык һәм уңайлылык белән бергә, башкалада
куркынычсызлык та арта», - дип фикерләре белән уртаклашты Казан мэры Илсур
Метшин.
Казанның Башкарма комитеты
җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев гамәлгә ашырылган һәр объект турында җентекләп
сөйләде.
Серов урамындагы бульварның төзекләндереләсе
өченче өлешенең мәйданы 3,5 гектар булачак
Бу елны Серов урамында урнашкан инклюзия
юнәлешендәге бульварның икенче участогын төзекләндерү эшләре тәмамланган.
Биредә яңарту эшләре 2023 елдан бирле алып барыла. Бу елгы эшләр тукталыш
пунктыннан сулыкка кадәр тыныч кына ял итеп йөрү өчен билгеләнгән мәйданда башкарылган.
Әлеге киңлектә ял итү урыннары булган «урман фатиры»н, ишарәләр теле дәресләре
өчен мәйданчыкны, аз хәрәкәтләнүче кешеләр өчен яшелчәләр үстерергә яраклы махсус
чүлмәкләре булган иҗтимагый бакчаны һәм сулы уеннар өчен мәйданчыкны күрергә
була. Шулай ук церебраль параличлы балаларга дип җайлаштырылган велосипед
юлының кече түгәрәге ясалган.
«СИБУР Холдинг» гавами
акционерлык җәмгыяте ярдәме белән сулыкның экосистемасы торгызылды – су төбеннән
2600 тоннадан артык катлам чистартып алынды һәм су үсемлекләре утыртылды, шулай
ук бульварның үзәк өлешендә адаптив велосипедлар биреп тору ноктасы булган, лекцияләр
үткәрү өчен каралган 86 квадрат метр мәйданда павильон ачылды», - дип өстәде
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.
Киләсе елда, финанс чаралары
бүлеп бирелгән очракта, бульвар тирәсендә 830 метр озынлыктагы һәм 3,5 гектар мәйдандагы
территорияне төзекләндерергә ниятлиләр.
Шәһәр мэры Серов урамында
урнашкан инклюзия юнәлешендәге бульварны үрнәк мисал буларак шәрехләде, Казанның
әлеге эш юнәлеше буенча юл ярып баручы беренче шәһәр булуын билгеләп үтте.
Проект сукырлар һәм инвалидлар җәмгыяте, битараф булмаган шәһәр халкы белән бергә
эшләнгән. Парклар һәм скверлар дирекциясе, Киров һәм Мәскәү районнары
администрациясе вәкилләре киңлекне төзекләндерүгә кагылышлы тәкъдимнәрне ишетү
өчен халык белән очрашулар уздырган. «Ахыр чиктә Татарстанның башка
районнарында һәм Россиядә гамәлгә ашырылырга лаеклы киң колачлы проект эшләнелде»,
- дип билгеләде Илсур Метшин.
Зур һәм Кече Акчарлак күле территориясен,
яңа «Зилант» скверын төзекләндерү
Яңа Савин районында Акчарлаклар
күле тирәсендәге территорияне төзекләндерү эшләре дәвам итә. 13,8 гектар мәйдандагы
әлеге табигый территориядә акчарлак, бакылдык үрдәк, камыш чыпчыгы, кашкалак,
су күсесе кебек бик күп төрдәге кошлар һәм хайваннар яши. Зур Акчарлак
күлен төзекләндерү эшләре акчарлакларның популяциясен саклау һәм аларның оя
кору урыннарын яклау максатыннан менә инде икенче ел рәттән июль аенда гына
башлана.
Бу елны биредә Академик
Лаврентьев урамы ягыннан күлне күзәтә торган тагы бер мәйданчык ясаганнар һәм әйләнә-тирәне
тулысынча яшелләндергәннәр. Моннан тыш, Кече Акчарлак күле янындагы паркны кече
архитектура формалары – эскәмияләр, спорт җайланмалары һәм балалар өчен уен
җиһазлары белән тулыландырганнар.
Вахитов районында, Кремль һәм
Батурин урамнары арасында, күптән түгел генә «Зилант» исеме бирелгән тагын бер
төзекләндерелгән киңлек барлыкка килде. Шунысы үзенчәлекле, әлеге сквер аша башкала
халкы, шәһәр кунаклары Казан Кирмәненә юл тота.
Скверда фонтан торгызылган, гранит
эшләр башкарылган, баскыч мәйданчыкларына һәм төшә торган юлларга брусчатка җәелгән,
эскәмияләр һәм урналар куелган, әлеге киңлек зәвык белән яшелләндерелгән.
Фонтанның үзәгенә шәһәрне саклый
торган символ буларак бронзадан эшләнгән «Зилант-саклаучы» скульптурасы куелган.
Композициянең авторы – скульптор Әлфиз Сабиров. Скульптураның биеклеге 3 метрдан
артыграк, авырлыгы – 800 килограмм. Эшләр Кытайның иң эре корыч кою
остаханәләренең берсендә башкарылган. Ике яктырту баганасына зурысына охшаш
кече Зилантларны беркеткәннәр. Скверга керү юлында шәһәр халкын, кунакларны Татарстанның
милли бизәкләренең берсе булган ике лалә чәчәге скульптурасы каршы ала.
Чыгыш ясаучы яңа скульптура белән
бәйле матур гадәт барлыкка килүен сөйләде. «Сквер ачылуга шәһәр халкы һәм башкала
кунаклары Зилант таҗына теләкләр теләп, тәңкә ыргыта һәм биредә бик теләп
истәлекле фотога төшәләр», - диде ул горурланып.
Һәлак булган сугышчыларга куелган
һәйкәл-гыйбадәтханә – Казанның яңа күзәтү мәйданчыгы
Казанда республика бюджеты һәм
бюджеттан тыш финанслау чаралары хисабына тагын биш объект төзекләндерелде, дип
сөйләде Игорь Куляжев.
Түбән Кабан күле фаунасын саклау
буенча бик зур эш башкарылган. 1 июньдә Балаларны яклау көнендә Г.Камал
исемендәге театрның яңа бинасы янында уеннар һәм үсеш зоналары булган балалар
мәйданчыгы ачылган. Төзекләндерелгән территориянең гомуми мәйданы 4,2 мең квадрат
метрны тәшкил итә. Балалар мәйданчыгында кошлар формасындагы үзенчәлекле уен
җиһазларын, ачык һавадагы театрны һәм урман фонтанын күрергә була. Шулай ук
балалар өчен күңел ачу һәм белем бирү маршрутлары булдырылган. «Мәйданчыкны
күпьеллык, кыяклы һәм су үсемлекләре бизи. Алар Түбән Кабан күле буенда табигый
мохитне саклап калырга мөмкинлек бирә», - диде чыгыш ясаучы.
Казансу елгасында һәлак булган
сугышчыларга куелган һәйкәл-гыйбадәтханә икенче бер мөһим объект булып тора.
Хәзер әлеге мәдәни мирас объектына ел әйләнәсе кереп булачак. Биредә яктырткычлар
куелган җәяүлеләр күпере төзелгән, туристлар автобусы һәм аз хәрәкәтләнүче сәяхәтчеләр
өчен парковка ясалган, парковкадан гыйбадәтханәгә илтә торган баскыч яңартылган,
дин юлындагыларның ихтыяҗлары өчен павильон куелган, янәшәдәге территориядә
яктырткычлар куелган өстәмә җәяүлеләр юлы төзекләндерелгән. Әлеге урын шәһәрдә Казан
Кремлен күзәтә торган иң яхшы мәйданчыкларның берсенә әйләнгән.
Җиңү паркында махсус хәрби
операциядә катнашучылар хөрмәтенә мемориаль таш куйганнар. Киләчәктә монда
мемориаль зонаны төзекләндерергә ниятлиләр.
Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан
фронтовик шагыйрь Фатыйх Кәримгә һәйкәл куелган һәм Декабристлар урамында
Яшьләр скверының бер өлеше төзекләндерелгән. Салават күпере микрорайонында,
«Бионика» лицее янында, Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм танылган хәрби теоретик
генерал Мәхмүт Гәрәевка бюст ачылган. Шулай ук өстәмә рәвештә Лядский бакчасы да
төзекләндерелгән. Биредә яңа уен җиһазлары: зур ясалма тау, таган, яңартылган
комлык, шулай ук кечкенәләр өчен футбол зонасы барлыкка килгән.
Финанслау чараларының гомуми
күләме 1 410 миллиард сум дип бәяләнә.
«Иҗтимагый киңлекләрне
төзекләндерү – халык өчен һәрвакыт мөһим вакыйга. Яңа парк төзелсә дә,
йорт янында зур булмаган сквер яңартылса да, башкала халкы моңа ихластан куана.
Киләчәгебез истәлекле хатирәләргә бай булсын дигән максат белән яңа киңлек булдырып,
без тирә-юньдәге гадәти күренешләрне үзгәртәбез. Вакытлар узу белән ниндидер вакыйгалар
әһәмиятен югалта, икенчеләре исә безнең хатирәләр каһарманына әйләнә. Без иҗтимагый
киңлекләрнең ял итү территориясе, уңайлылык мәйданы һәм кеше өчен яхшы
тәэсирләр чыганагы булырга тиешлеген бик яхшы аңлыйбыз. Шәһәребезнең күркәм
урыннары күбрәк булсын, кешеләр аларны Казанда иң яраткан урыннарымның берсе
дип атый алсын өчен без бу эшне дәвам итәчәкбез», - дип сүзен йомгаклады Игорь
Куляжев.