Казанда Мәгариф хезмәткәрләре
йортын төзү эшләре тәмамлана. Хәзерге вакытта Мәгариф идарәсе төп вазифаларга
кандидатлар сайлау, бинаның эчке интерьерларын һәм дизайнын килештерү белән
шөгыльләнә. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәрнең мәгариф идарәсе башлыгы Ирек
Ризванов хәбәр итте.
Казан мэры Илсур Метшин билгеләп
үткәнчә, әлеге үзәк башкала мәгарифенең методик базасына әйләнәчәк. Ул республика,
ил күләмендә һәм чит төбәкләр белән тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы булачак.
«Әлбәттә, мондый үзәкнең әйдәп баручы җитәкчесе булырга тиеш», - дип
ассызыклады шәһәр башлыгы.
Подлужная урамында («УРАМ»
экстрим-паркы һәм «Елмай» балалар паркы арасында) урнашкан Мәгариф
хезмәткәрләренең яңа йорты Татарстан башкаласында мәгариф өлкәсендә
эшләүчеләрнең барысын да җәлеп итү үзәгенә әверелергә тиеш. 950 квадрат метр
мәйданлы бина күпфункцияле киңлек буларак проектланган.
Бинада киңәшмәләр залы,
педагоглар өчен иҗади лабораторияләр, күпфункцияле актлар залы, рекрутинг-үзәк,
студияләр һәм төрле эш зоналары каралган.
Әлеге объект республикада мондый
төрдәге бердәнбер учреждение булачак. Биредә укытучылар һәм тәрбиячеләр
үзләренең һөнәри осталыкларын арттыра, ветераннар һәм хезмәттәшләренең
тәҗрибәләре белән уртаклаша, шулай ук тармакның көнүзәк мәсьәләләре хакында фикер
алыша алачак.
Мәгариф йортында әйдәп баручы
экспертларны һәм спикерларны җәлеп итеп, стратегик сессияләр һәм белем бирү
чаралары уздырырга ниятлиләр.