Казан мэрының хокук саклау органнары хезмәткәрләренә теләге: «Уңышлы хезмәт, тыныч эш көннәре һәм җәмгыятьтә хөрмәткә төренеп яшәгез!»
Марат Мөгыйнов
Казан мэры Илсур Метшин Казан
полициясе хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
Россиядә эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне ел саен 10 ноябрьдә билгеләп
үтелә.
«Без, Казан тормыш сыйфаты буенча
алдынгы позициядә тора, дибез икән, монда хокук саклау органнарының ни дәрәҗәдә
мөһим роль уйнавын билгеләп үтми мөмкин түгел. Өстәвенә, алар федераль хезмәттәшләребезнең
коллективы. Эчке эшләр министрлыгы белән беррәттән – республика, шәһәр прокуратурасы
– Федераль куркынычсызлык хезмәте дә», - диде шәһәр мэры Илсур Метшин, халыкара
чаралар уздырганда куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча хокук саклау органнары
хезмәткәрләренең зур өлеш кертүен билгеләп.
«Хезмәттәшләребез
иртәдән кичкә кадәр намуслы хезмәттә. Алар Казан иң куркынычсыз
шәһәр булып калсын өчен көчтән килгәннең барын да эшлиләр. Монда хезмәткәрләребезнең профессиональлеге төп роль уйный. Без полиция вәкилләренә уңышлы хезмәт, тыныч эш көннәре
һәм җәмгыятьтә хөрмәткә төренеп яшәүләрен телибез. Хезмәтегез өчен чын күңелдән
рәхмәт белдерәбез», - дип сүзен йомгаклады Илсур Метшин.