Казанда бу елның 10 аенда җитештерү өлкәсендә
бәхетсезлек очраклары белән бәйле имгәнү куркынычы, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 14 процентка
кимегән. Әмма, уңай үзгәрешләргә
карамастан, үлем белән тәмамланган очраклар саны – 6 фаҗигале хәл – элеккечә
югары булып кала, дип хәбәр итте эшлекле дүшәмбедә Казан Башкарма комитеты
җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров.
«Без, хезмәтне саклау мәсьәләләре
икътисадый күрсәткечләрдән түбән булырга тиеш түгел, дип бер генә тапкыр
әйтмәдек. Координация советының зур системалы эш алып баруын аңлау кыен түгел
һәм нәтиҗәләр дә күз алдында: җитештерү
өлкәсендә имгәнү очраклары кимегән. Узган елны бу вакытта 37 очрак
теркәлгән булса, бу елны әлеге күрсәткеч –
26. Араларында һәлак булучылар һәм җитди имгәнүчеләр дә бар, әлеге
мәсьәлә безнең өчен бик әһәмиятле булып кала һәм даими игътибар үзәгендә
булырга тиеш», - дип билгеләде Казан мэры Илсур Метшин.
Агымдагы елның 10 аенда Казанда
җитештерү өлкәсендә 26 бәхетсезлек очрагы теркәлгән. Шуларның 2 се төркемле
бәхетсезлек очрагы, 6 сы үлемгә китергән фаҗигале хәл булып санала. Гадәттән
тыш хәлнең дүртесе төзелеш мәйданчыкларында килеп чыккан. Имгәнү куркынычы
китереп чыгара торган өлкәләргә килгәндә, сәнәгать, сәүдә һәм хезмәт күрсәтү
(һәр юнәлеш буенча 8 очрак), төзелеш (5 очрак) һәм транспорт (5 очрак)
тармакларын әйтергә була. Бәхетсезлек очраклары белән бәйле имгәнү куркынычы
узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 14 процентка кимегән.
Җитештерү өлкәсендә бәхетсезлек
очракларының күбесе биеклектән егылу белән бәйле. Биеклектә эшли торган хезмәткәрләрне
егылудан саклый торган җайланмаларның җитәрлек булмавы, егылудан саклау өчен
каралган шәхси саклану чараларын кулланмау, шулай ук төзелештә биек урыннарда
эшләү өчен каралган махсус баскычларның, платформаларның, күтәртү
җайланмаларының һәм гадәти баскычларның ышанычлы булмавы аркасында барлыгы
шундый 14 очрак теркәлгән. Аларның 5 се – үлем, 9 ы авыр тән җәрәхәтләре белән
бәйле очраклар. Тагын күңелсез 6 механик хәл, 3 юл-транспорт һәлакәте булуы
билгеле.
Төзелеш объектларында
куркынычсызлыкны контрольдә тоту өстенлекле юнәлеш булып кала. Ел башында
Казанның 66 эре төзелеш компаниясе 200 дән артык подрядчы оешмага кагылышлы
хезмәтне саклау буенча мәҗбүри таләпләр белән тикшерү кәгазьләре алган.
Документларны анализлау нәтиҗәләре буенча 16 оешманың таләпләргә туры килми
торган эшчәнлек алып баруы мәгълүм булган. Бу мәсьәлә буенча планнан тыш
тикшерүләр үткәрелгән.
2025 елның 10 аенда хезмәтне саклау мәсьәләләре
буенча Координация советы шәһәрнең 14 төзелеш мәйданчыгында һәм ике сәнәгать
предприятиесендә 41 объектны тикшергән.
Тикшерүләр барышында түбәндәге берничә
хокук бозу очрагы ачыкланган:
Хәсән Туфан урамы, 33 йорт адресы
буенча төзелә торган объектта (төзүче оешма – «Яңа торак» ҖЧҖ) электр
энергиясен тапшыру җайланмасының, электр чылбырларын кулдан тоташтыру өчен
билгеләнгән механик коммутация җайланмасының тиешенчә кулланылмавы, электр
чыбыкларының изоляциясез кулланылуы ачыкланган.
Сара Садыйкова урамы, 6 йорт
адресы буенча алып барыла торган төзелештә (генераль подрядчы – «Элит Строй»
ҖЧҖ) эшчеләр йөк төяү өчен җимерек хәлдәге тараны кулланганнар.
Халитов урамы, 10 йорт адресы
буенча төзелә торган «Статный» торак комплексы мәйданчыгында (генераль подрядчы
– «Вкубе ИИ» ҖЧҖ) газ баллоннарын саклау кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланган.
Җитештерү өлкәсенә карамаган
бәхетсезлек очракларының яртысы хезмәткәрләрнең авырулары, нигездә, инсульт һәм
инфарктлар белән бәйле дип санала. Илдар Шакиров әйтеп үткәнчә, Россия
Федерациясе Хезмәт кодексының 185.1 маддәсе нигезендә, эш бирүче хезмәткәрләрне
вакытында профилактик тикшеренү узарга җибәрергә хаклы булып чыга.
2025
елда Казанда 321729 кеше профилактик тикшеренү узган. Бу пландагы күрсәткечнең
65 процентын тәшкил итә, ди белгечләр. Тулаем алганда, 495 865 кеше диспансеризация үткән очракта,
план үтәлгән булып саналачак.
Казан Мэры эш белән тәэмин
итүчеләргә үз хезмәткәрләрен диспансеризациягә җибәрү кирәклеген аңлатты.
«Әлеге процедураны вакытында
үтүне тәэмин итү эш бирүченең төп бурычы булып тора», - дип ачыклык кертте Илсур
Метшин.