Татарстан Республикасы башкаласында
яңартылган Казан мәгарифе порталын эшләтеп җибәрделәр. Ресурс электрон мәгълүмати-методик
журналдан һәм педагоглар өчен профессиональ юнәлештәге социаль челтәрдән
гыйбарәт. Хәзер инде порталның цифрлы технологияләр мөмкинлеге заманча барлык таләпләргә
дә туры килерлек итеп эшләнгән һәм ресурсны куллану үзе бер рәхәт эшкә
әйләнгән. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Казан Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек
Ризванов хәбәр итте.
«Казан мәгарифе порталы – ул мәгариф
идарәсенең укытучылар һәм тәрбиячеләр сафын берләштерә торган көчле чыганак. Бу
профессиональ бергәлек яңалыкларын һәм методик материалларны берләштерә торган
мәгълүмати ресурс. Ресурсны яңарту яңа гына эшли башлаган укытучылар, яшь
белгечләр белән беррәттән, күптән эшләүчеләр өчен дә әһәмиятле булды дип саныйм
мин. «Үзгәрешләр җиле» тәҗрибәле укытучылар өчен мөһим мәсьәлә», - дип билгеләп
үтте Казан мэры Илсур Метшин.
Ирек Ризванов сөйләгәнчә,
порталны яңарту эше якынча бер ел тирәсе алып барылган. Анда Шәһәр трансформация
үзәге һәм Казанның Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе катнашкан.
Мәгариф порталы Россия шәһәрләрендә кулланыла торган башка шундый заманча ресурсларга
анализ ясалганнан соң яңартылган. Белгечләр шулай ук порталның иске версиясендәге
мәгълүматны да тикшергән.
Системада укыту нәтиҗәлелеген
арттыру һәм укыту өчен ресурслар тәкъдим итә торган методик материаллар бүлеге камилләштерелгән.
Биредә дәрес планнарын, уку әсбапларын һәм тәкъдимнәрне күрергә була. Моннан
тыш, порталда норматив документлар, белдерүләр, яңалыклар, методик кулланмалар урнаштырылган,
шәһәрнең, республиканың һәм Россиянең педагогика юнәлешендә иң яхшы тәҗрибә
үрнәге булырдай сайтларга сылтамалар күрсәтелгән.
Сайттагы профилендә, педагоглар
һәм мәктәп укучылары, шәхси казанышлары һәм башка социаль челтәрләргә сылтамалар
белән уртаклаша алалар. Шулай ук укытучылар үз блогларын булдыра ала – моның
өчен «Дәүләт хезмәтләре» һәм «ВКонтакте» челтәрләре аша теркәлергә кирәк.
Мәгариф тармагында чаралар бик еш
булып торганлыктан, аларның барысын берьюлы карап бару мөмкин эш түгеллеген һәр
кеше яхшы аңлый. Бу очракта яңалыклар бүлеге ярдәм итә ала. Биредә кулланучылар
актуаль белем бирү чаралары, конференцияләр һәм конкурслар турында мәгълүмат
таба ала.
Ирек Ризванов билгеләп үткәнчә,
сайт шулай ук методистлар эшен дә җиңеләйтәчәк. Бердәм һәм уңайлы аралашу
мәйданчыклары бер методистның күп санлы педагогик хезмәткәрләрне колачлау мәсьәләсен
хәл итәргә ярдәм итәчәк.
Виртуаль методик берләшмәләр төзү
Казан мәгарифе порталы үзенчәлекләренең берсе булып тора. Алар предмет укытучыларын,
педагог-психологларны, балалар бакчалары тәрбиячеләрен һәм уртак һөнәри
кызыксынулары булган башка педагогик хезмәткәрләрне берләштерә. Хәзерге вакытта
порталда 70 тән артык шундый берләшмә эшли икән.
«Казан мәгарифе» порталы» шәһәр педагогларының төп цифрлы мәйданчыгы булды
һәм ул шулай булып калачак та. Без бергәлек рухын саклап, аны яңа заманча
мөмкинлекләр белән баеттык», - дип аңлатты Ирек Ризванов.
Белем бирү юнәлешендә эшләүчеләр өчен 2011 елның
ноябреннән электрон KAZANOBR.RU фәнни-методик журналы чыгарыла. Шушы вакыт
аралыгында басманың 42 саны дөнья күргән, анда галимнәрнең, педагогларның һәм
мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренең 3000 нән артык мәкаләсен һәм материалларын
табарга була. Методик материалны электрон журналда бастырган өчен авторларга
реестрда теркәлгән сертификат бирелә, диде Ирек Ризванов.
Яңартылган чыганаклар һәм кызыксындырган мәгълүмат
белән obr.kzn.ru сайтында танышырга була.