Казанда хезмәтне саклау актив
камилләштерелә һәм төзелеш объектларында куркынычсызлык арта. Шәһәр төзүчеләре имгәнү
куркынычын киметү максатыннан яңа цифрлы алымнар куллана һәм оештыру эшләрен
яңарта. Объектка керү мөмкинлеген автомат рәвештә контрольдә тоту,
куркынычсызлык техникасы буенча эшләнгән видеокүрсәтмәләр һәм Татарстан
Республикасы буенча миграция хезмәте белешмәләре базасы белән чагыштыру
мөмкинлеге булган it-системаларны куллану төзелеш өлкәсендәге төп яңалыклар
булып тора. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары
Илдар Шакиров хәбәр итте.
Казан мэры Илсур Метшин уңышлы
тәҗрибәне таратуның мөһимлеген ассызыклады. «Безгә
җитешсезлекләр белән беррәттән, уңай мисаллар турында да сөйләргә вакыт җитте.
Казанда башкаларга үрнәк булырдай оешмалар барлыгын беләбез. Алар тәртип белән җитештерү
тәҗрибәсен куллана, пөхтә һәм куркынычсыз төзелеш мәйданчыклары булдыра – һәм
мондый мисаллар торган саен арта бара. Әлеге компанияләр ярдәмендә шәһәребез
чистара һәм төзекләнә. Үрнәк мисаллар күренеп торырга һәм тармакта стандартларны
күтәрү өчен кулланылырга тиеш», - диде Илсур Метшин.
Төзелештә объектка керү
мөмкинлеген автомат рәвештә контрольдә тоту системасы төп яңалыкларның берсе булып
санала. «Унистрой» компаниясендә объектка чит затларның территориягә рөхсәтсез
керүен чикләү максатыннан төзүчеләрнең йөзләрен тану системасы кулланыла. Әлеге
цифрлы система ярдәмендә хезмәткәрләрнең килү һәм китү вакыты билгеләнә, эш
вакыты төгәл исәпкә алына.
Илдар Шакиров сүзләренчә,
кайвакыт хезмәткәрләрнең үз-үзен контрольдә тотуы өчен әллә ни катлаулы алымнар
куллану да таләп ителми.
«Төзүченең, үзенең куркынычсызлык
таләпләренә туры килүен бәяли ала торган көзге-үрнәккә каравы гади генә позитив
мисал», - диде Илдар Шакиров.
Чит илләрдән җәлеп ителгән эшче
көчләргә дә контроль көчәя. «Мой ритм» торак комплексы төзелешендә эшләүче чит
ил хезмәткәрләре, эшкә рөхсәт бирү вакыты чыккан булса, гомумән, объектка
кертелми. Төзүче оешма әлеге мәгълүматларны, it-системаларны кулланып,
Татарстан Республикасы буенча миграция хезмәте белешмәләре базасы белән чагыштыру
нәтиҗәсендә белә ала.
Көнкүреш шартлары да яхшыра. Кулагин
урамындагы «Q» торак комплексы төзелешендә чиста төзелеш шәһәрчеге булдырылган:
биредә тәртип саклауга ярдәм итә торган ашау һәм ял итү өчен пөхтә биналар ясалган.
Шулай ук куркынычсызлык
техникасын өйрәтү форматы да үзгәрә. Гадәти лекцияләр икенче планга күчә бара –
аларны видеокүрсәтмәләр алыштыра. Мондый формат мәгълүматны яхшырак
үзләштерергә ярдәм итә һәм инструктаж үткәрү вакытын кыскарта.