Сайлау көннәре XLIII сессия барышында билгеләнде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче июнь). Казан ратушасында бара торган XLIII сессия барышында Казан шәһәре Думасының өченче чакырылыш депутатларын сайлау вакыты билгеләнде. Сайлаулар 2015 елның 13-нче сентябрь көнендә узачак.
Исегезгә төшерәбез, «Сайлау хокукларының төп гарантияләре һәм Россия Федерациясе гражданнарының референдумда катнашуга хокуклары турындагы» федераль закон, ТР Сайлау кодексы һәм Казан уставы нигезендә Казан шәһәре Думасына Өченче чакырылыш Казан шәһәре Думасы депутатлары сайлауларын тавыш бирү көненә 80 көннән кимрәк һәм 90 көннән артык булмаган вакыт аралыгында билгеләргә кирәк.
Моннан кала, кануннар җыелмасы тарафыннан сайлауларда тавыш бирү көне буларак сентябрь аеның икенче якшәмбесе торганлыгы билгеләнгән, 2015 елның 13-нче сентябрь көненә туры килә торган әлеге көндә Казан шәһәре Думасы депутатларының вәкаләт вакытлары чыга.
Казан Мэры Илсур Метшин хәбәр иткәнчә, бу елга муниципаль сайлаулар Татарстан Республикасы Президенты сайлаулары белән бер көндә узачак. Ул җаваплы затларга сайлау процессын оештыруга зур игътибар белән якын килергә кушты. «Барлык эшләр дә ачык булырга тиеш», - дип ассызыклады шәһәр җитәкчесе.