Илсур Метшин Казан шәһәре Думасының XLIII сессиясендә шәһәр бүләкләрен тапшырды
Бүләкләнүчеләр исемлегендә - Татарстан һәм аның башкаласы үсешенә шактый зур өлеш керткән казанлылар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче июнь). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин Казан шәһәре Думасының XLIII сессиясе утырышы кысаларында шәһәр бүләкләрен тапшырды.
Бүләкләнүчеләр исемлегендә - Татарстан һәм аның башкаласы үсешенә шактый зур өлеш керткән казанлылар. Шулай итеп, мәгариф системасы үсешенә шактый зур өлеш керткән күпьеллык намуслы хезмәте өчен Совет районы администрациясе башлыгы урынбасары Айсылу Хәмзина “Эштәге батырлыгы өчен” медале белән бүләкләнде.
Башкарма хакимияте органнарында намуслы хезмәте өчен Башкарма комитет Аппараты җитәкчесенең урынбасары – Оештыру идарәсе җитәкчесе Андрей Талмановка “Казан шәһәре файдасына башкарган мактауга лаеклы хезмәте өчен” аерым хөрмәтләү билгесе тапшырылды. Намуслы хезмәтләре һәм шәһәрнең финанс өлкәсе үсешенә өлеш кертүләре өчен Башкарма комитетның Финанс идарәсе хезмәткәрләре Әлфира Гимаева һәм Любовь Катаевага шулай ук “Казан шәһәре файдасына башкарган мактауга лаеклы хезмәте өчен” аерым хөрмәтләү билгесе тапшырылды.
Күпьеллык намуслы хезмәте, шәһәр төзелеше һәм архитектура үсешенә шактый зур өлеш кертүе өчен Башкарма комитетның Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы Владимир Фомин Казан шәһәренең Мактау грамотасы белән бүләкләнде.