Казан ратушасында Казан шәһәре Думасының XLIII сессиясе башланды
Депутатлар 8 мәсьәләне хәл итәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче июнь). Шәһәр Ратушасында Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин рәислегендә Казан шәһәре Думасының XLIII сессиясе башланды.
Сессия дәвамында түбәндәге 8 мәсьәлә каралачак:
Казан шәһәре Думасының өченче чакырылыш депутатларын сайлауны билгеләү турында;
"Казан мәдәнияте” концепциясе турында;
Казан шәһәре мәгариф системасы үсеше турында;
Казан шәһәре Думасының “2014-2016 елларда Казан шәһәре муниципаль милеген приватизацияләү прогноз планы (программасы) турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре муниципаль торак булмаган фонд объектларын арендага бирү тәртибе турында;
Казан шәһәренең Җир биләмәләреннән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренең шәһәр төзелеше регламентлары зоналары картасына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәренең Җир биләмәләреннән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында;
Төрлесеннән.