Шәһәр башлыгы объект төзелешен күрсәтелгән вакытта тәмамлау өчен эшне тиешле дәрәҗәдә оештыру бурычын йөкләде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы июнь). Бу елның октябрь аенда Казанда “Восточный” каты көнкүреш калдыклары полигонын кулланылышка тапшырырга ниятлиләр. Мамадыш трактында Самосыр чүплеге белән янәшә урнашачак беренче чиратта кирәкле объект төзелеше белән Казан Мэры Илсур Метшин танышты.
Эшлекле сәфәрдә шәһәр башлыгы белән бергә Башкарма комитет җитәкчесенең торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча урынбасары Александр Лобов, Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин, “Техник күзәтчелек хезмәте” муниципаль унитар предприятиесе һәм “Торак-коммуналь хуҗалыгы предприятиесе” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте вәкилләре катнашты.
“Восточный” каты көнкүреш калдыклары полигоны төзелеше “ПЖКХ” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан инвестицияләнә. Полигонның гомуми мәйданы 40 га тирәсе. Александр Лобов билгеләп үткәнчә, “Восточный” проекты озак еллар дәвамында кулланылачак. “Тулаем алганда, полигон Казанда бүгенге көндә яшәгән халык саны буенча 15 елдан да ким булмаган вакыт аралыгында кулланылышта булачак, - диде ул.
Шәһәр башлыгы хәзерге вакытта нигезне әзерләү өчен җир эшләре алып барыла торган төзелеш мәйданчыгын карады. Әлеге җир өлешендә инде сатып алынган мембраналы пленканы урнаштыру өчен нигез әзерләнә. “Ай дәвамында нигез тулысынча әзер булачак, аннан соң төзүчеләр изоляция эшенә күчәчәк”,- диде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, калдыкларны җыеп бару урынына махсус гидроизоляцияле пленка урнаштыру калдыкларны юкка чыгаруда яңа куркынычсыз дәрәҗәгә күтәрәлә. Болай эшләү зарарлы матдәләрне туфрак һәм грунт суларына эләгүдән саклап калачак.
Объектның тагын бер төп өстенлеге шунда: барлык экологик таләпләргә туры килүе белән бергә, аның уңышлы локациядә булуы. Ягъни “Восточный” полигоны Самосыр чүплегеннән ерак урнашмаган. Димәк, бу өстәмә санитар-саклау зонасын булдырырга кирәкми дигән сүз.
Александр Лобов сүзләренчә, хәзерге вакытта объектның гомуми әзерлеге 60-65% тирәсе. “Эшне бергә оештыру һәм объектны кулланылышка тапшыру өчен шәһәрдән нинди ярдәм кирәк? Куелган вакыт буенча икеләнү юкмы?”, - дип кызыксынды Казан Мэры инвестор-компания вәкиленнән.
Бүген инвесторлар куелган вакытка эш тәмамланачак дип ышандыралар. Чөнки биредә эш кызуланган, “кырда” 15 техника берәмлеге эшли. Моннан тыш, объектка видеокамералар урнаштырылачак. Шулай итеп, проект кураторлары онлайн режимда тәүлек дәвамында төзелеш барышын күзәтә алачаклар.
Шәһәр башлыгы объект төзелешен күрсәтелгән вакытта тәмамлау өчен эшне тиешле дәрәҗәдә оештыру бурычын йөкләде.