Казан Мэры ишегалды территорияләрен төзекләндергән вакытта халык фикерен дә исәпкә алырга кушты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы июнь). Казанда ишегалды территорияләренә капиталь ремонт ясау программасын тормышка ашыру тулы көчкә бара. Җәй башлану белән шәһәрнең һәр районында ремонт эшләре активлашып китте. Бүген Казан Мэры Илсур Метшин Совет районындагы Нокса авышлыгы урамы буенча 1-нче, 5-нче һәм 7-нче номерлы һәм Фучик урамы буенча 94-нче, 96-нчы номерлы йортлардагы эшләрне карап кайтты.
Эшлекле сәфәрдә Совет районы администрациясе башлыгы Рөстәм Гафаров, “Азино-2” торак милекчеләре ширкәте идарәсе рәисе Александр Поливин һәм “РусРемСтрой” подрядчы оешмасының директоры Руслан Зарипов катнаштылар.
Нокса авышлыгы урамы буенча 1-нче, 5-нче һәм 7-нче номерлы йортларның һәм Фучик урамы буенча 94-нче, 96-нчы номерлы йортларның ишегалды территорияләрендә капиталь ремонт май аенда җылы һава торышы килү белән башланды. Хәзерге вакытта эшчеләр асфальт җәя, агачлар утырталар, балалар мәйданчыгын төзекләндерәләр, футбол кыры өчен территорияне әзерлиләр.
Рөстәм Гафаров сүзләренә караганда, квартал эчендәге проездлар һәм тротуарлар ремонтының мәйданы 5 мең кв. метр тирәсен тәшкил итә. Бу елда Совет районында 22 объектны норматив халәткә китерү планлаштырыла, алар 70 ишегалдын үз эченә алалар. Гомуми күләме 65 мең кв.метрдан артык җиргә ремонт ясалачак, парковка киңлеге 450-дән артыграк урынга ишәячәк.
Ишегалларын караган вакытта Илсур Метшин биредә яшәүче кешеләр белән аралышты һәм аларның теләк-тәкъдимнәрен тыңлады. Рөстәм Гафаров сүзләренә караганда, барлык эшләр дә халык фикере исәпкә алынып башкарыла, әйтик, халык соравы буенча балалар мәйданчыгында коляскалар өчен төшү урыннары урнаштырылган. “Бу – хезмәттәшлекнең бик тә матур мисалы. Бөтен халык өчен дә бер төрле генә хезмәт күрсәтергә ярамый, шаблоннардан качарга һәм халык белән киңәшләшеп эшләргә кирәк”, - диде шәһәр җитәкчесе.
Ишегалдында, халыкның мөрәҗәгатьләрен исәпкә алып, өстәмә рәвештә 45 машина урыны булдырылган.
Тулаем алганда биредә яшәүчеләр ишегалларында үткәрелгән ремонттан канәгать булуларын җиткерделәр. Илсур Метшин шәһәрлеләрне төзекләндерүгә кушылырга һәм ишегалларында чәчәкләр һәм куаклыклар утыртырга чакырды.
Илсур Метшин шәһәр программаларын тормышка ашыруның уңышы шәһәр халкының фикерен исәпкә алып эшләүдә дип билгеләп үтте. Шәһәр җитәкчесе район администрациясен һәм идарәче компанияләрне халык белән киңәшләшеп эшләргә чакырды.