Эшлекле киңәшмәне Казан Мэры Илсур Метшин уздырды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче июнь). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин Башкарма комитет һәм район администрацияләре вәкилләре, архитекторлар һәм шәһәр дизайнерлары белән Горький исемендәге парк территориясен үстерү һәм аны алга таба реконструкцияләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Горький исемендәге паркта узган эшлекле киңәшмәдә Башкарма комитет җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары Иван Кузнецов, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов, ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, архитектор Дарья Толовенкова һәм башкалар катнашты.
Исегезгә төшерәбез, Горький исемендәге паркның масштаблы реконструкциясе Казанда узган язда старт алган иде. Башта сүз булган ландшафтны рәткә китерү турында барды. Әмма, шәһәрлеләрнең соравы буенча, Горький исемендәге паркны реконструкцияләү һәм төзекләндерүнең беренче планын киңәйтү карары кабул ителде. 2014 елның җәендә паркта төп аллея зурайтылды, җәяүлеләр фонтаны, яңа спорт мәйданчыклары, велосипед һәм роликларда йөрү өчен сукмаклар, газон белән зур кояшлы мәйдан, уен зоналары барлыкка килде, шулай ук видеокүзәтү һәм бушлай Wi-Fi булдырылды. Яңартылган паркны ачу тантанасы 30-нчы август – Шәһәр һәм Республика көнендә булды.