И.Метшин: "Казан юллары ремонтына өстәмә рәвештә 1,5 млрд. сум акча бүленде"
65 урамдагы юлның машиналар йөри торган асфальтбетон катламына һәм 35 урамдагы тротуарга ремонт ясалачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче июнь). Казан юллары һәм тротуарлары ремонты өчен республика бюджетыннан өстәмә рәвештә 1,5 миллиард сум акча бүленгән. ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның әлеге карары турында журналистларга пресс-тур барышында Казан Мэры Илсур Метшин хәбәр итте.
Илсур Метшин хәбәр иткәнчә, әлеге акчалар Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты уза торган маршрутның аеруча да тузган юл участоклары һәм шәһәрнең үзәк өлешендәге җәяүлеләрнең туристик маршрутлары тротуарларын норматив халәткә китерү өчен тотылачак. Бүлеп бирелгән акчага 65 урамдагы юлның машиналар йөри торган асфальтбетон катламына һәм 35 урамдагы тротуарга ремонт ясалачак. Билгеләп үтәргә кирәк, хәзерге вакытта 2 машиналар йөри торган юл участогына һәм 3 тротуарга ремонт үткәрелгән, 14 машиналар йөри торган юлда һәм 11 тротуарда эшләр бара.
Казанның Тышкы төзекләндерү комитеты мәгълүматлары буенча, ремонт түбәндәге урыннарда ясалачак.
Моннан кала, Вознесение торак массивында күпер төзү планлаштырыла.