Казанда "Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият" Бөтендөнья оешмасының Башкарма бюросы...
Илсур Метшин утырышны ТР башкаласында уздыру хокукына Казан ролигын тәкъдим итте.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче июнь). 2016 елның июнь аенда Казанда “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият” Бөтендөнья оешмасының Башкарма бюросы утрышы узачак. Бөтен дөнья шәһәрләре мэрлары, муниципаль элитаның актив өлеше Татарстан башкаласы кунаклары булачак. Шундый карар Бразилиянең Порту-Алегри шәһәрендә узган “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият” Бөтендөнья оешмасының Башкарма бюросы утрышында кабул ителде. Киләсе утырышны Казанда уздыру хокукына Казан ролигын Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин тәкъдим итте. Казан Мэры оешманың барлык әгъзаларын һәм Бразилия халкын да 2015 елгы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатына чакырды.
“Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият”нең Башкарма бюросының чираттагы утырышы узган атнада Порту-Алегри шәһәрендә (Бразилия) узды. Биредә чираттагы утырышны Казанда уздыру карарын кабул иттеләр. Татарстан башкаласы - әлеге чараны уздыру хокукына ия булган Россиядәге беренче шәһәр.
Чара кысаларында Казан Мэры Порту-Алегри Мэры Жозе Фортунати белән очрашты. Очрашу барышында Фортунати әфәнде футбол буенча дөнья чемпионатын уздыру тәҗрибәсе белән уртаклашты. Исегезгә төшерәбез, 2014 елда әлеге шәһәрдә чемпионатның биш матчы узды. Порту-Алегри муниципалитеты 2018 елда башкалабызда узачак Футбол буенча дөнья чемпионатын оештыруда Казанга ярдәм итү теләге белән чыкты.
Очрашу азагында Илсур Метшин җирле массакүләм мәгълүмат чараларына интервью бирде, Порту-Алегриның шәһәр инфраструктурасы үсешендәге уңышлары белән бүлеште һәм бразилиялеләрне 2015 елгы Су спорт төрләре буенча Дөнья чемпионаты вакытында Казанга чакырды.