Меценатларның мәктәпләрне төзекләндерү һәм ремонтлауга булышырга теләкләре булуга шәһәр хакимияте шат, дип билгеләп үтте Казан Мэры.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче июнь). Казанның Голубятников ур., 31 адресы буенча урнашкан 25-нче номерлы мәктәптә капиталь ремонт эшләре башланды. Бүгенге көндә белем бирү йортында тулысынча электронмонтаж эшләре тәмамланган, түбә алмаштырылган, керү төркемнәре һәм фасадка, санитар узеллар һәм инженерлык челтәрләренә ремонт ясала, отделка эшләре башланган. Капиталь ремонт барышы белән Казан Мэры Илсур Метшин танышып кайтты.
Шәһәр җитәкчесен Башкарма комитетның Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Тимур Алибаев, “Ремонтстройсервис” ЯАҖ подрядчы-компаниясе директоры Миңнегәрәй Насыйбуллин озата йөрделәр.
25-нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе 1963 елда төзелгән. Бинаның гомуми мәйданы 2314,4 кв.метрны тәшкил итә. Бу елда мәктәпләргә капиталь ремонт ясау программасы буенча биредә дә эшләр башкару планлаштырылган.
Илсур Метшин спорт залын, уку кабинетларын, санитар узел һәм ашханәләрне карады. Шәһәр башлыгы ашханә ремонтына аеруча да зур игътибар юнәлтте, биредә туклану ланч-бокслар системасы буенча оештырылган.
Илсур Метшин мәктәпләргә җәмәгатьчелек-эшлекле мохит вәкилләренең – депутатлар, меценатлар һәм элек бу мәктәпне тәмамлаган укучыларның ярдәм итү-итмәүләре белән кызыксынды. Искәндәр Гыйниятуллин сүзләренә караганда, мәктәпкә депутатлар да, предприятие җитәкчеләре дә һәм мәктәпне тәмамлаучыларның да ярдәм итеп тора икән. Алар биналарны бизәүдә, яндагы территорияне төзекләндерү, китапханәне тулыландыру эшләрендә, ягъни акча бүлеп бирелми торган өлкәләрдә үзләреннән ярдәм күрсәтергә тырышалар икән. “Җәмәгатьчелек вәкилләре, предприятие җитәкчеләре, мәктәпне элек тәмамлаган укучылар, укучыларның ата-аналары белән уртак тел табу мөһим. Әлбәттә, бу ярдәм ирекле төстә булырга тиеш. Без битараф булмаган шәһәрлеләрнең һәркайсыннан ярдәм алырга шат булачакбыз”, - диде Мэр.