Казан Мэры Нью-Йорк шәһәрендә уза торган VI Бөтендөнья мэрлар саммитында катнаша.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы июнь). Казан Мэры Илсур Метшин Нью-Йорк шәһәрендә уза торган VI Бөтендөнья мэрлар саммитында катнаша. Форум кысаларында Татарстан башкаласы җитәкчесе дөньяның иң алдынгы шәһәрләре лидерлары белән шәһәр проблемаларын чишү юллары буенча фикер алышты, шулай ук уникаль проект саналган Хай-Лайн паркында булды, биредә ул шәһәр мохитендә инновацион яшел зона булдыру тәҗрибәсен өйрәнде.
Бөтендөнья мэрлар саммиты – ябык форум, үзенә Рим һәм Сицилия (Италия), Тбилиси (Грузия), Сиань (Кытай), Вулахра (Австралия), Куангнгай (Вьетнам) һ.б. шәһәрләрнең 80 лидерын җыйган. Саммит катнашучылары үз шәһәрләрен төрле өлкәләрдәге уңышлы шәһәр проектлары һәм казанышлары ягыннан тәкъдим итәләр. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Россияне форумда бер генә шәһәр – Казан гына тәкъдим итә.
Бу елгы саммитның төп темасы – “Инновацион мөмкинлекләр шәһәре”. Чара барышында “төзелеш һәм икътисади үсеш”, “транспорт һәм мобильлек”, “тотрыклылык” һәм “белем алу һәм конкурентлыкка сәләтлелек” кебек секцияләр барышында шәһәрләрнең актуаль проблемалары буена фикер алышачаклар. Эшлекле сәфәр барышында Казан Мэрын Башкарма комитет җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары Иван Кузнецов озата йөри, аның сүзләренә караганда, шәһәр проблемалары буенча фикер алышкан вакытта барлык шәһәрләрнең вәкилләре дә тәҗрибә белән уртаклашырга әзерләр. Шулай итеп, форум катнашучыларының бөтен дөнья буенча шәһәр үсеше һәм төзекләндерүенә кагылышлы иң яхшы проектларны өйрәнү мөмкинлекләре бар.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Казанга әлеге форумда катнашу саммит катнашучылары алдында Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын тәкъдим итү мөмкинлеге бирде. Илсур Метшин Нью-Йорк Мэры Билла де Блазионы, шулай ук башка шәһәрләрнең лидерларын да Казанда үтәчәк чемпионатка чакырды.