Комплекслы төзекләндерү һәм спорт мәйданчыгын торгызудан соң, ишегалды территориясе тулысынча үзгәрәчәк, дип саный Казан Мэры.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы июнь). Казанда ишегалды территорияләрен капиталь төзекләндерү программасын тормышка ашыру дәвам итә. Казан Мэры Илсур Метшин шәһәрнең Идел буе районындагы ишегалларының берсендә булып кайтты: биредә капремонт буенча эшләр башкарыла, шулай ук балалар өчен спорт мәйданчыгы төзелеше бара.
Эшлекле сәфәр барышында шәһәр җитәкчесен Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов, “Идел буе районының ТКХ ИК” ҖЧҖ генераль директоры Рөстәм Юсупов, шулай ук подрядчы оешма вәкилләре озата йөрде.
Дубравная урамы буенча 3, 3а, 5 һәм 7 номерлы йортлар ишегалдында берьюлы ике юнәлеш буенча эшләр алып барыла – ишегалды территорияләрен төзекләндерү һәм балалар спорт мәйданчыгын урнаштыру. Эшләр тәмамлану белән биредә фтубол, волейбол һәм баскетбол мәйданчыклары, кораб формасында балалар уен конструкциясе һ.б. булачак. Моннан кала, биредә яңа яшел зоналар һәм хәтта чын чыршы барлыкка киләчәк. Барлык эшләрне дә җәй ахырына кадәр тәмамлау планлаштырыла.
Билгеләп үтәргә кирәк, балалар өчен уен зонасының гомуми мәйданы элек 2800 кв.м булган булса, хәзер исә, киңәйтелгәннән соң, 4800 кв.м.-ны тәшкил итә. Ишегалдында парковка урыннары шулай ук ике тапкырга арткан – 30-дан 70-кә.
Ишегалдын караган вакытта Илсур Метшин балалар спорт мәйданчыгын да карады, проект белән танышты, шулай ук якын-тирәдә яшәүче халык белән аралашып алды. Бер яшь ханымның сүзләренә караганда, биредәге халык ишегалдын ремонтлауны һәм балалар мәйданчыгы төзелешен озак көткән. Казанлылар, аларның мөрәҗәгатьләрен игътибарсыз калдырмаулары өчен, шәһәр җитәкчесенә рәхмәт белдерде.
Илсур Метшин бер йорт янында үстерелгән чәчәкләргә игътибар итте. Шәһәр халкын үзләре яшәгән территорияне яшелләндерү белән шөгыльләнергә һәм “Чәчәк ата торган Казан” акциясендә катнашырга чакырды.