Илсур Метшин Казанның яңа прокуроры белән очрашты
Моңа кадәр Олег Дроздов шәһәрнең Яңа Савин районы прокуроры вазифасын башкара иде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче июнь). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин Казан шәһәренең яңа прокуроры Олег Дроздов белән очрашты. Очрашуда Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков, шәһәр Башкарма комитетының Хокукый идарә башлыгы Виктор Яковлев катнаштылар.
Юстициянең өлкән киңәшчесе Олег Дроздов Россия Федерациясе генераль прокуроры боерыгы нигезендә Казан шәһәре прокуроры вазифасына билгеләнде. Билгеләнгән җитәкчене Казан прокуратурасы коллективына 5-нче июнь көнне Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков тәкъдим итте.
Олег Анатольевич Дроздов Казанда туа, 1991 елда В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлый. Прокуратура органнарындагы эшен 1991 елда ТАССР прокуратура бүлегенең балигъ булмаган балалар турындагы законнарның үтәлешенә күзәтчелек буенча стажер вазифасында башлый. 2002 елда шәһәрнең Киров районы прокуроры вазифасына керешә, ә 2008 елдан Яңа Савин районы прокуроры була. Хезмәте өчен төрле бүләкләргә ия.