6 меңнән артык бала педиатрның яңа офисында медицина ярдәмен ала алачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче июнь). Казан Мэры Илсур Метшин “Азино” балалар поликлиникасының су продукциясе бирә торган пунктлы филиалын ачты. Шәһәрнең Совет районында педиатр офисын ачу тантанасында ТР сәламәтлекне саклау министры Гадел Вафин, ТР Сәламәтлекне саклау министрлыгының Казан буенча Сәламәтлекне саклау идарәсе башлыгы Рамил Әхмәтов, Совет районы администрациясе башлыгы Рөстәм Гафаров, “Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаменты” МУП генераль директоры Ирек Мөхәммәтшин, шулай ук 3-нче номерлы поликлиника җитәкчесе Диана Шверко катнаштылар.
“Азино” балалар поликлиникасы филиалы Фучик урамы буенча 133-нче номерлы йортның янкормасында урнашкан. Биредә күптән түгел генә капиталь ремонт үткәрелгән. Биредә микрорайонның 6 меңнән артык сабыена медицина ярдәме күрсәтеләчәк. Ике сменада 5 участок педиатры һәм участок шәфкать туташы эшләячәк.
Илсур Метшин яңа табиблар пунктының биналарын карап чыкты, шулай ук педиатрга килгән балалар һәм аларның ата-аналары белән аралашып алды. Яшь әниләр шәһәр Мэрына әлеге филиалны ачуга булышуы өчен рәхмәт белдерделәр.
Шәһәр җитәкчесе шулай ук “Азино” балалар поликлиникасы филиалында урнашкан сөт продукциясе бирү һәм сату пунктында да булды һәм аны уңай бәяләде. Илсур Метшин шәһәр табибларына балалар туклануына игътибарлы мөнәсәбәтләре өчен рәхмәт белдерде.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, ачылыш хөрмәтенә яңа педиатр офисында социаль яклауга мохтаҗ булган гаиләләргә бүләкләр өләшенде. 50-ләп гаиләгә “Шатлык” сөт продукциясен алыр өчен сертификат, шулай ук балаларны караганда кирәк булган әйберләр җыелмасы тапшырылды.