Уңайлы вагоннар туристларны тагы да күбрәк җәлеп итәргә булышачак, дип саный Илсур Метшин.
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче июнь). Казанда 17.10 сәгатьтә «Казан-1» тимер юл вокзалыннан Казан – Мәскәү маршруты буенча ике катлы поезд юлга кузгалды. Беренче рейсны тантаналы рәвештә озату чарасында Казан Мэры Илсур Метшин, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, “Россия тимер юллары” ААҖ, “Федераль пассажир компаниясе” АҖ компанияләре вәкилләре озатты.
Казан – ике катлы поездлар йөри башлаган Россиядәге өченче шәһәр булып тора. Моңа кадәр алар Санкт-Петербург һәм Адлерга җибәрелгән.
Тимер юл техникасы могҗизасы турындагы хис-кичерешләре белән “Федераль пассажир компаниясе” АҖ нең Горький филиалы башлыгы Александр Шугуров уртаклашты.
Аерым алганда, ике катлы поездга ике тапкыр артык пассажир сыя. Бу поезд купе, уңайлыклар тудырылган вагон һәм вагон-рестораннан тора, дип билгеләп үтте ул. “Болар барысы да мөмкин кадәр күбрәк пассажирга хезмәт күрсәтү өчен эшләнелә. Шул ук вакытта клиентларга хезмәт күрсәтү дәрәҗәсе дә күтәрелә”, - дип билгеләп үтте А.Шугуров.
Ул ике катлы поездның экологик чиста материаллардан эшләнгән заманча вагоннардан торуы турында сөйләде. Вагоннар кондиционер, җылыту системасы, сәфәр кылу өчен кирәк-ярак белән җиһазланган. Ул белдергәнчә, андый вагоннар пассажирлар агымы зур булган юнәлешләрдә йөриячәк. Хәзер алар Адлер – Мәскәү, Мәскәү – Санкт-Петербург маршрутлары буенча хәрәкәт итәчәк. Бүген ике катлы поезд Мәскәү юнәлешендә кузгалды. Казанга поезд тулысынча комплектланган килеш килгән. Яңа поездга билетларның 90 проценты сатылып беткән.
Бүген купе вагонында югары киштә бәясе гади поезддагы плацкарт вагон билет бәясе кадәр, ягъни 1550 сум тәшкил итә.
Мәскәү – Казан – Мәскәү маршруты буенча билет бәяләре сезон, атна көне, ихтыяҗ һәм сатылган билетлар саныннан чыгып исәпләнәчәк. Пассажирлар аз булганда билет та арзан булачак, ә пассажирлар агымы арткач, юл бәясе дә күтәреләчәк.
Илсур Метшин фикеренчә, ике катлы поездлар яңа туристларны җәлеп итәргә булышачак. “Минем өчен бу мэр буларак та, пассажир буларак та зур вакыйга. Мәскәүдән һава торышы уңайсыз вакытта поезд белән дә кайтырга туры килә. Бу гомумән башка шартлар: ачык йөзле персонал, климат-контроль, чисталык һәм тәртип, заманча санузеллар һәм пассажирлар өчен урыннар. Ике катлы поездлар – ялның дәвамы кебек. Бу әле шәһәребезгә туристик агымны җәлеп итү дә. Мондый шартларда безгә күбрәк турист киләчәк, һәм яхшы кәеф белән кайтып китәчәкләр”, - диде Мэр, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына һәм Горький тимер юлларының Казан төбәге җитәкчлегенә уртак хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.