1 млн. сум күләмендәге грантны Казан олимпиада хәрәкәтен үстерүгә тотачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче июнь). Казан ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановтан, Татарстан шәһәрләре арасында предмет олимпиадаларында призерлар һәм җиңүчеләр саны буенча беренче урын алганга, 1 млн. сум күләмендә грант алды. Әлеге акчалар олимпиада хәрәкәтен үстерү өчен тотылачак. Бу хакта Казан Мэры Илсур Метшин “Казан Кремле” музей-тыюлыгында Халыкара балаларны яклау көнен бәйрәм иткән вакытта хәбәр итте.
Балаларны яклау көне уңаеннан оештырылган бәйрәм чаралары бүген шәһәрнең берничә мәйданчыгында узды. Казан Кремле территориясендә узган бәйрәмгә аеруча да күп бала җыелган иде. Казан Мэры Музей-тыюлыкның директоры Зилә Вәлиева, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урынбасары Наталья Гречанникова һәм Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин белән берлектә Кремль территориясендәге төп күңел ачу мәйданчыкларын карады, балалар белән истәлеккә фотога төште һәм Казан балаларының талантларын бәяләде.
3-4 яшьлек сабыйларның Татарстан халыклары ассамблеясы мәйданчыгында Кавказ халыклары биюен профессиональ дәрәҗәдә башкарулары шәһәр җитәкчесендә соклану уятты. Илсур Метшин “Мөстәкыйль балалар” проектының сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый торган акциясенә кушылды – балалар аның кулына аяз күк йөзе һәм начар гадәтләрне кире кагу символы буларак зәңгәр тасма бәйләделәр. Шулай ук Мэр, бер плакатта “Мин бәхетле, чөнки” дип язылган сүзләрне “Казанда яшим” дип дәвам итеп, балалар иҗтимагый оешмасының инициатив мәктәп укучылары проектында катнашты.
Шәһәр җитәкчесе яшь казанлыларны Халыкара балаларны яклау көне белән котлады. “Теләк бер – аяз күк йөзе булсын, кояш балкысын, һәм бөтен балалар да бәхетле булсыннар. Алар – дөньядагы иң кыйммәтле бүләк”, - дип билгеләп үтте И.Метшин.
Шәһәр җитәкчесе 1-нче июнь көнне Казан балалары өчен зур бүләк булган яхшы хәбәр белән дә бүлеште. “Балаларны яклау көне уңаеннан Казан Мэриясе ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручыдан талалантлы һәм сәләтле балаларга ярдәм итү йөзеннән 1 млн. сум күләмендә грант алды. Без әлеге миллионны олимпиада юнәлешен үстерүгә юнәлтергә булдык: киләсе уку елында Казанның данын Татарстанда гына түгел, Россия күләмендә һәм халыкара олимпиадаларда да яклаячак балаларга булышуга. Шулай ук балаларыбызны әзерли торган педагогларга, укытучыларга да ярдәм итәчәкбез”, - дип хәбәр итте Илсур Метшин. Әлеге грантка балалар шулай ук Россия күләмендәге һәм халыкара ярышларга барачаклар, талантлы укучылар өчен яхшы тренерлар чакырылачак һәм олимпиада хәрәкәтен башка төрдәге формалар белән үстерү көтелә”.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, Казан әлеге грантка предмет олимпиадалары җиңүчеләре саны буенча Татарстанда беренче урын алганга ия булды. Россиядә Татарстан башкаласы призерлары саны буенча икенче ел рәттән өченче урын алып килә, беренче һәм икенче урыннар әлегә Мәскәү һәм Санкт-Петербургта.