Бүген «Ак Барс» спорт
комплексында «Ак Барс» хоккей командасын тәбрикләү тантанасы узды. Идел буе
федераль округы беренчелегендә һәм Бөтенроссия «Третьяк кубогы» турнирында җиңү
яулаган яшь спортчыларны Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Миңнеханов, Казан
мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты һәм Россия
җыелма командасы составында өч тапкыр дөнья чемпионы Данис Зарипов котлады.
Спорттагы уңышлары өчен «Ак Барс»-2011 хоккейчылары Казан мэры стипендиатлары
булдылар. Моннан тыш, «Алтын алка» КДХЛ башкарма директоры Константин Маргольф
шәһәрнең яшүсмерләр хоккей клубларында шөгыльләнүчеләргә спорт киемнәре
тапшырды.
Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов
команданың югары дәрәҗәдәге осталыгын һәм җиңүгә омтылышын билгеләп, лаеклы
уңышлары белән котлады.
«2011 елда туган 14 яшькә кадәрге
егетләр арасында Идел буе федераль округы беренчелегендә «Ак Барс» хоккей
командасын лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз. Команда югары дәрәҗәдәге спорт
осталыгын, рухи көч һәм җиңүгә омтылышын күрсәтте. Татарстан Республикасы,
барлык татарстанлылар горурлана ала. Республикабызда сезнең өчен барлык шартлар
да булдырылган. Сездән бары тик матур, бердәм команда уенын күрсәтү сорала. Иң
мөһиме – ахырга кадәр барырга», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы
рәисе.
Илсур Метшин республикада хоккей
үсешенең мөһимлеген ассызыклады. «Бүген без егетләребезнең җиңүенә шатланабыз. Барлык
тренерларга да рәхмәт әйтәсем килә – бездә
меңләгән ир бала хоккей уйный. Әлеге уен милли спорт төренә әверелде. Республикабызның
һәм Рөстәм Нургали улының системалы ярдәме аркасында без мондый нәтиҗәгә
ирештек. Бүген Казанда искиткеч шартлар булдырылган: 15 боз аренасында тренерларыбыз
штабы егетләрне әлеге юнәлеш буенча үстерә. 83 мәйданчыкта 660 бала шөгыльләнә,
шуларның 300 гә якыны «Алтын алка»да катнаша», - дип фикерләре белән уртаклашты
Казан мэры.
Ю.И.Моисеев исемендәге Хоккей
академиясенең «Ак Барс»-2011 командасы 2024-2025 елгы сезонда бик яхшы нәтиҗәләр
күрсәтте. Яшь спортчылар башта 14 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында Идел буе
федераль округы беренчелегендә җиңү яулыйлар, аннары Бөтенроссия «Третьяк
кубогы» турнирында зур уңышка ирешелә.
Екатеринбургта узган ярышларда
тренерлар Рафаэль Әхмәтов һәм Вадим Гусев шәкертләре бары тик җиңү генә яулый, финалда хуҗаларны – «Авто-Спартакчы»
командасын зур ышаныч белән җиңәләр.
Спорттагы уңышлары өчен «Ак Барс»-2011
хоккейчылары Казан мэры стипендиатлары булдылар. Яшь спортчыларга сыннарны
Илсур Метшин һәм «Ак Барс» хоккей командасының легендасы, өч тапкыр дөнья
чемпионы һәм биш тапкыр Гагарин Кубогына ия булган бердәнбер спортчы, Татарстан Республикасы Дәүләт
Советы депутаты Данис Зарипов тапшырды. 100 стипендиатның калган 80е бүләкләрне
18 декабрьдә Казан Ратушасында алачак.
Спортта югары нәтиҗәләр
күрсәтүләре һәм әһәмиятле ярышларда актив катнашулары өчен Казанның яшүсмерләр
хоккей клубларында шөгыльләнүчеләргә «Татнефть» гавами акционерлык җәмгыяте генераль
директоры, Татарстан Республикасының Хоккей федерациясе һәм «Ак Барс» хоккей
клубы президенты Наил Маганов, шулай ук «Алтын алка» балалар хоккей лигасы
башкарма директоры Константин Маргольф тарафыннан 66 хоккей экипировкасы
комплекты тапшырылды. Яшүсмерләр хоккей клубларында шөгыльләнүчеләргә һәм
тренерларга сыйфатлы спорт киемнәре: шлемнар, тимераяклар, күкрәкчәләр, кәшәкәләр
һ.б. алу өчен сертификатлар тапшырылды. Яңа форма даими күнегүләр өчен дә,
ярышларда чыгыш ясау өчен дә каралган.
«Алтын алка» балалар хоккей
лигасы башкарма директоры Константин Маргольф Казанда ишегалды спорты үсешен
югары бәяләде.
«Бөтенроссия «Алтын алка» турнирында
катнашу өчен Татарстан тарафыннан игълан ителә торган командалар саны буенча статистиканың
биш ел дәвамында артуы күзәтелә. Бу елны бездә инде 139 команда билгеле һәм мин
гаризалар бирү кампаниясе ахырына аларның саны 150 гә якын булыр дип өметләнәм.
Бу яхшы шартлар булдырылуын һәм Казанда яңа хоккей мәйданчыклары барлыкка
киләчәген ачык күрсәтә торган мисал. Мин Казан егетләренең берәрсе май аенда
Түбән Новгородта узачак финалга чыга алыр дип өметләнәм. Мэрның хоккей уйнавы үзе
бик әһәмиятле күренеш. Димәк, ул балаларга нинди ярдәм кирәклеген шәхсән аңлый.
Мондый җитәкчеләр, 5-6 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге балаларны тәрбияләп,
Россиянең киләчәген формалаштыра», - диде ул.
Казанда кыш көннәрендә ишегалдындагы
хоккей кортларында өч меңнән артык бала шөгыльләнә. «Бу
ишегалды командалары, аларны яшьләр белән эшләү буенча безнең белгечләр өйрәтә.
Һәм, әлбәттә, хоккейны уңайлы итү, теләсә кайсы малайның үз ишегалдына чыгып,
рәхәтләнеп хоккей уйный алу мөмкинлеген булдыру безнең төп бурыч, - дип сөйләде
«Яшүсмер» муниципаль бюджет учреждениесе директоры Екатерина Согрина. – Без
ишегалды хоккей командаларын даими үстерәбез: «Алтын алка»дан тыш, ишегалды
командаларының эчке турнирлары да бар, без сезон саен аларны ничек яхшырак итү
һәм тагын да күбрәк балаларны колачлау турында фикер алышабыз. Без ишегалды
хоккее буенча да дөнья хоккее йолдызлары туа ала дип ышанабыз».
Матур гадәт буенча «Алтын алка»
сезонын ачу һәм ябу уңаеннан төбәк филиаллары администрацияләре белән берлектә
балалар өчен остаханәләр уздырыла. Бу уңайдан Казан да искәрмә булмаячак.
Константин Маргольф билгеләп үткәнчә, шәһәрдә сезон ачылышы балалар ишегалды
командалары өчен оештырылган «Ак Барс» ветераннарының махсус матчы белән
билгеләп үтеләчәк.
Бүгенге көндә Казанның яшьләр
клубларында «Хоккей» юнәлеше буенча 12 тренер җитәкчелегендә 660 яшүсмер
шөгыльләнә. Дәресләр шәһәрнең 83 ачык хоккей мәйданчыгында һәм алты боз
аренасында уза. Профессиональ хоккей белән биш муниципаль спорт мәктәбендә:
«Динамо», «Волна», «Стрела», «Ак Бүре» һәм «Авиатор»да шөгыльләнергә була. 2008-2009
яшь категориясендәге командалар «Алтын алка» ярышларында берничә тапкыр җиңүгә
ирешкән.