Россия Федерациясенең һәм Татарстан
Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасы
Композиторлар берлегенең элеккеге рәисе, хәзерге вакытта Россия Композиторлар
берлеге идарәсен җитәкләүче Рәшит Кәлимуллин дөнья халыкларының үзенчәлекле музыка
уен кораллары коллекциясен тәкъдим итте. Анда 1,7 мең экспонат җыелган. Төрки
уен коралларының иң зур җыелмасы аеруча кыйммәтле санала. Россиянең бер генә
музей фондында да тәкъдим ителмәгән бәрмә уен коралларының эксклюзив
коллекциясе төп экспонатлар рәтендә. Әлеге коллекцияне Рәшит Кәлимуллин 40 ел
дәвамында җыйган. Бүген Казан мэры Илсур Метшин Татарстан Республикасы
Композиторлар берлегендә тәкъдим ителгән күргәзмә белән танышты.
«Рәшит Фәһим улы туган ягым Түбән
Камадагы 2 нче балалар музыка мәктәбендә баян классы укытучысы иде. Сезнең Казанга
күчеп килергә, көйләр яза башларга, композитор булырга ниятләвегезне әле дә хәтерлим.
Үзем Казанга килгәч, бервакыт шәһәр газеталарының берсендә беренче баганада: «Рәшит,
молодец!» дип исемләнгән мәкаләне күрдем. Анда Рәшит Кәлимуллинның СССР тарихында
беренче тапкыр Амстердамда композиторлар бәйгесендә беренче урынны яулавы турында
язылган иде», - дип хатирәләре белән уртаклашты шәһәр башлыгы.
Кәлимуллин коллекциясендәге иң
беренче уен коралы казах думбрасы була, аны композиторга совет фильмнарының
берсенә көй язу өчен җырчы Ренат Ибраһимов тапшыра. Шул вакыттан башлап
коллекция яңа нөсхәләр белән тулылана бара.
«Уен кораллары җыелмасы даими
рәвештә яңартыла. Анда хәтта алмаш нөсхәләр дә бар. Бик яхшы уен коралын табу
өчен кайвакыт башкалары белән алмашырга да туры килә. Бу аерым бер гамәл, аерым
бер фән», - дип сөйләде Рәшит Кәлимуллин.
Кытайдан алып кайткан барабаннар композитор
коллекциясендә иң сирәк очрый торганнардан санала. Рәшит Кәлимуллин сүзләренчә,
әлеге төр дөньяның бер генә уен кораллары җыелмасында да күрсәтелмәгән.
Казан мэры Илсур Метшин Рәшит
Кәлимуллинның барабаннарда башкарган көенә бәя бирде. Композитор, үз чиратында,
бәрмә уен коралларын шәһәр чараларында кулланырга тәкъдим итте.
Уен кораллары җыелмасы тавыш
чыгару үзенчәлекләре буенча төрләргә бүленгән. Алар арасында сызгычлы, бәрмә, тынлы,
өрмә, чиртмә кыллы, кыллы-сызгычлы, телле, клавишалы-бәрмә уен коралларын, мембранофоннарны,
хордофоннарны, аэрофоннарны күрергә була. Бәрмә уен коралы саналучы чаң-гигантлар
аерым игътибарны җәлеп итә, аларның диаметры ике метрдан артыграк, һәркайсы үз
тембр яңгырашына һәм тәэсир итү көченә ия. Бүген дөньяда мондый кораллар бик аз,
ди композитор.
Татарстан районнары белән бергә,
Казахстан, Төркия, Үзбәкстан, Төрекмәнстан һәм башка илләрдән алып кайткан төрки
халыкларның зур уен кораллары җыелмасы аерым кыйммәткә ия. Коллекциягә думбра,
курай һәм башка төрләр кертелгән.
Биредә шулай ук Себер, Калмыкия,
Бурятия, Хакасия, Африка, Кытай, Вьетнам, Монголия, Венгрия, Грузия, Италия,
Германия һәм Голландия илләреннән алып кайткан уен кораллары да саклана.
Татарстан Республикасы
Композиторлар берлеге Лобачевский урамы, 10 йорт адресы буенча сәүдәгәр Петр
Духонинның элеккеге утарында урнашкан. 1986 елдан бирле биредә республиканың
Композиторлар берлеге эшли. 2015 елда сәүдәгәр Петр Духонин йорты мәдәни мирас
объекты статусын ала.
Берлекнең хәзерге рәисе Ильяс
Камалов җитәкчелегендә биредә еш кына артистлар катнашында иҗади очрашулар һәм
музыкаль кичәләр үткәрелә. Хәзерге вакытта берлектә 40 композитор һәм 21 музыка
белгече исәпләнә.