«Московский»
мәдәният үзәгендә
V Халыкара «Игелекле Казан. Социаль алым буларак
инклюзия юнәлеше» форумы кысаларында «Мөмкинлекләр
тигезлеге: инклюзия
мохите
архитектурасы» дип аталган пленар утырыш узды. Казан мэры Илсур
Метшин чарада Татарстан башкаласында социаль
сәясәт үсешендәге төп юнәлешне билгеләп, инклюзив мохитнең
бербөтен һәм «җөйсез» архитектурасын булдыру кирәклеген аңлатты,
Президент грантлары фонды директоры Илья Чукалин исә Казанны
инклюзия башкаласы дип атады. Утырышта катнашучылар – хакимият вәкилләре,
җәмәгать эшлеклеләре, экспертлар – инклюзия
юнәлешендә эшләү тәҗрибәсе белән уртаклашты.
10
ел дәвамында «Игелекле Казан» хәйриячеләрне
берләштерүче булып тора
«Безнең форумның исеме – ул без, ягъни Казан халкы
көн саен тормышка ашырырга тырыша торган гамәл. Мин шәһәр үсешенең әлеге өлкәсе
үзенең әһәмияте буенча инфраструктура проектларыннан, торак-коммуналь хуҗалыгы
тармагындагы мәсьәләләрне хәл итүдән, цифрлы үсештән, шәһәр төзелешеннән һәм
без көн саен шөгыльләнә торган башка юнәлешләрдән бер дә калышмый дип саныйм. Ул
гамәлгә ашыру буенча күпкә катлаулырак юнәлеш тә әле», – диде үзенең чыгышы
башында Илсур Метшин.
Ул искәрткәнчә, Татарстан башкаласында инклюзия
үсешенә беренче халыкара вакыйга – 2013 елда уздырылган Универсиада этәргеч булган.
Чара казанлыларны рухландырган һәм аларның табигый кунакчыллыкларын, дустанә
мөнәсәбәтләрен ачарга ярдәм иткән. «Игелекле Казан» проектының башлангычы
буларак мэр хәзер ел саен Казанның 192 мәктәбендә уздырыла торган игелек ярминкәләрен
атады.
Бүген Казан мәктәпләрендә 1214 инвалид бала белем
ала. 54 мәктәптә һәм 68 балалар бакчасында аерым ихтыяҗлары булган балаларны
укыту, тәрбияләү өчен махсус шартлар тудырылган.
«Һәрбер эш беренче адымнан башланган кебек, безнең изге
гамәл дә беренче сынаулардан башланды. Соңрак «Игелекле Казан»ны казанлыларның яшәү
рәвешенә әйләндерү өчен ышанычлырак хәрәкәт иттек. Без балаларның кечкенәдән үк
яхшылыкка ышанып тәрбияләнүен телибез», – дип фикерләре белән уртаклашты мэр.
10 ел элек ачылган ресурс сыйныфларыннан менталь
тайпылышлары булган беренче укучылар чыгарылган. Ел саен Даун синдромы булган
затлар өчен йөзү буенча турнир үткәрелә. Шушы еллар эчендә сәламәтлеге чикле кешеләрнең
үз-үзләрен башкаларга таныту өчен зур фестивальләр булдырылган. Аларның иң әһәмиятлесе
– Казан мэры Илсур Метшин һәм
Россиянең халык артисты Игорь Крутой тәкъдиме белән оештырылган Бөтенроссия «Игелекле
дулкын» балалар иҗаты фестивале.
«Параллель рәвештә без бизнесны, җәмгыятьне һәм
массакүләм мәгълүмат чараларын җәлеп итеп, коммерцияле булмаган оешмалар белән бергә
аралашып, аңлашып хезмәттәшлек иттек», – дип өстәде мэр һәм «Игелекле Казан» проектларына
ярдәм күрсәтүче бизнес, хәйрия оешмаларының барлык вәкилләренә рәхмәтен
белдерде.
Хәзер, мэр сүзләренчә, «Игелекле Казан» Казанның
хәйрия оешмалары өчен үзе ресурс мәйданчыгына әйләнгән. Ул коммерцияле булмаган 134 оешманы, мөмкинлекләре
чикле хезмәткәрләрне дә кертеп 60 эшчене һәм меңләгән волонтерны берләштерә. «Игелекле
Казан» коворкингы нәкъ менә алар өчен ачылган. Биредә уртак фикерләре булган кешеләр
бергә җыелып, белемнәрен арттыра һәм чаралар үткәрә ала.
Мондый кешелеклелек сыйфатлары махсус хәрби
операция башлануның беренче көннәреннән үк сугышчыларга гуманитар ярдәм җыю һәм
аларның гаиләләренә ярдәм итү системасын төзергә мөмкинлек бирде, дип билгеләп
үтте шәһәр башлыгы.
«Без сезне үзенчәлекле балаларны зур тормышка
җайлаштыру мәсьәләсендә җәлеп итәргә телибез»
«Игелекле Казан» инвалид балалар тәрбияләүче тулы гаиләләргә
ярдәм итә. 2017 елда сәламәтлеге чикле балаларны тәрбиягә алган гаиләләргә озайту
мөмкинлеге белән өч елга бушлай муниципаль фатирлар бирелгән. 2018 елның
гыйнварыннан аларны милеккә салым түләүдән азат иткәннәр.
Мондый гаиләләрне борчыган сорауларны тирәнрәк аңлау
өчен махсус очрашулар уздырыла. Илсур Метшин үзенчәлекле балалар тәрбияләүче 15
ана килгән шундый очрашуларның берсен искә төшерде: «Алар миңа җәмгыять
тарафыннан читкә тибәрелгән, авыру балалар караучы аналарның үзәкләрен өзгән
мәсьәләләрне җиткерде. Шунысы бик мөһим, шушы очрашудан соң без системалы эш
алып бара башладык һәм зур юл үттек. Дүрт ел узып, әлеге ханымнар белән янәдән очрашкач,
шуны аңладым: бу инде бөтенләй башка кешеләр һәм башка нәтиҗә иде», – дип искә
ала мэр.
Казанда тегү остаханәсе һәм коворкингы булган «Барысы
да балалар өчен/Все для детей» дигән беренче инклюзив ял итү
үзәге булдырылган. «Һәм Казанда «Инклюзия ул гадәти тормыш алымы» принцибын
безнең аңга сеңдерүчеләрнең берсе ул нәкъ менә «Игелекле Казан» фонды. Әлбәттә,
сүз пандуслар, тоткалар һәм киң ишек уемнары турында гына бармый. Инклюзив
мохитнең офыклары тагы да киңрәк. Бу физик, социаль, белем бирү һәм хезмәт
мөмкинлеген үз эченә алган зур система», – дип билгеләде мэр.