Агымдагы
елда Татарстан башкаласында транспорт инфраструктурасын торгызу һәм үстерү
буенча масштаблы эшләр башкарылды. Үзгәрешләр 250 дән артык юл участогына
кагылды. Татарстан Республикасы Рәисе һәм федераль үзәк ярдәме белән юл
челтәрен үстерүгә һәм ремонтлауга, ишегалды территорияләрен төзекләндерүгә 21,5
млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Казан
Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев хәбәр итте.
«21,5
млрд сум – чыннан да зур сан. Кемгәдер артык зур булып тоелса да, бу нәкъ менә
урам-юл челтәрен республикабыз башкаласының югары статусына туры китереп
үстерергә һәм тотарга мөмкинлек бирә торган күләм. Миллион халкы
булган шәһәрдә юл ремонтын алып бару – ул һәрвакыт зур бурыч һәм хезмәт.
Эш күләме белән бергә безнең предприятиеләр дә, аларның компетенцияләре дә
үсте. Һәм без бүген юл өслеген алыштырып кына калмыйбыз, ә юл-транспорт
челтәрен ремонтлауга комплекслы якын киләбез», -
дип билгеләде Казан мэры Илсур Метшин.
Ул
шулай ук Казанның озак вакытлар чикләнгән бюджет шартларында булуын да
җиткерде. «Хәзерге вакытта илебез лидеры Владимир Владимирович Путин
инициативасы белән берничә илкүләм проект гамәлгә ашырыла. Шундый
проектларның берсе – юл төзелеше. Шулай ук Татарстан Республикасы Рәисенә
тырышлыклары өчен зур рәхмәт. Ул һәр шимбә әлеге мәсьәләләрне шәхсән үзе
контрольдә тота, юл-төзелеш комплексына аерым игътибар бирә. Шуңа күрә бүгенге
көндә Казанда юлларның 85% тан артыгы норматив хәлдә», - диде шәһәр башлыгы.
Игорь
Куляжев хәбәр иткәнчә, «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты
кысаларында шәһәрдә, Сахалин, Воровский, Октябрь, Әмирхан Еники, Галиәсгар
Камал, Товарищеская, Курашов, Рәхимов, Декабристлар, Гадел Кутуй һәм Журналистлар
урамнарын да кертеп, гомуми озынлыгы 7 километрга якын булган 12 юл участогы
ремонтланган. Аларның кайберләрендә юл өслеген алыштырудан тыш, юл челтәрен
төзекләндерү буенча комплекслы эшләр башкарылган.
Товарищеская һәм
Әмирхан Еники урамнары буйлап юл өслеге алыштырылган,
тротуарлар ремонтланган, велосипед юлы төзекләндерелгән, юл хәрәкәте
куркынычсызлыгы элементлары урнаштырылган, машина кую урыннары тәртипкә
китерелгән, шулай ук Вишневский урамыннан юл хәрәкәтен оештыру схемасын
үзгәрткәннәр, өстәмә полоса ясаганнар һәм Центральная урамы белән
киселештә җәяүлеләр кичүләрен төзекләндергәннәр.
Сахалин
урамында, тузган асфальтны 90% ка алыштырудан тыш, тротуарлар, җәмәгать
транспорты тукталышы һәм юл хәрәкәтен оештыру элементлары урнаштырылган. «Әлеге урам
аша 37а һәм 93 номерлы автобуслар хәрәкәте маршрутлары куркынычсызрак
схема буенча үзгәртелде», - дип өстәде чыгыш ясаучы.
Галиәсгар
Камал урамындагы эшләр комплексына элек бөтенләй булмаган яктырту җайланмасы
кертелгән, ә Курашов, Ямашев, Гадел Кутуй һәм Журналистлар урамнарында юл
өслеге тулысынча яңартылган һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгы элементлары
урнаштырылган.
Ике
күпер ремонтланган: К.Нәҗми урамындагы Болак
аша күпер (Романов күпере) һәм Достоевский урамындагы юлүткәргеч.
Аларда терәк конструкцияләрнең искергән элементлары алыштырылган һәм
юл өслеге яңартылган. Игорь Куляжев сүзләренчә, ул озак елларга ясалма
корылмаларны эксплуатацияләү куркынычсызлыгын тәэмин итәчәк.
Юлның
тузган асфальт-бетон өслекле 29 участогында ремонт эшләре башкарылган,
анда ремонтның гомуми мәйданы 1 миллион квадрат метрдан артык тәшкил итә.
Ремонт Кремль дамбасына, Исхакый, С.Хәким һәм башка урамнарга кагылган.
«Агымдагы
елда ремонтланган 250 участокның зур күләме шәһәр инфраструктурасын
яңарту темпларын киметмәвебезне генә раслый. Бу өстенлекле бурыч булып тора, ул
Казанда яшәүче һәр кешенең тормышына реаль файда китерергә мөмкинлек бирә», -
дип сүзен тәмамлады чыгыш ясаучы.