Казанда югары уку йортлары
арасында «Беренче курс студенты көне» студентлар иҗаты фестиваленең сайлап алу
көннәре тәмамланды. Конкурста 3 меңгә якын беренче курс студенты катнашкан,
алар 300 дән артык иҗади номер тәкъдим иткәннәр. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә
Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе вазифаларын башкаручы Динар Сәйфуллин
хәбәр итте.
Казан мэры Илсур Метшин яшь
талантларга ярдәм итүнең мөһимлеген ассызыклады. «Студентлар язы уңышлы булсын!
Киләсе атнада шәһәребездә әлеге бәйгенең Бөтенроссия этабы узачак. Югары уку
йортларына мөмкин кадәр күбрәк талантлы яшьләр килсен, абитуриент булып, күңелле
студент елларын уздырганнан соң, алар Казанда яшәргә һәм иҗат итәргә калсын.
Без бу юнәлештә уңайлы мохит булдыру өчен көчтән килгәннең барын да эшләрбез», -
диде шәһәр башлыгы.
Фестивальгә иң күп гаризалар
Казан федераль университетыннан (КФУ), Казан илкүләм тикшеренү технология
университетыннан (КИТТУ) һәм Казан дәүләт энергетика университетыннан (КДЭУ) юлланган.
Дүрт көн дәвамында Ленин
исемендәге мәдәни-ял итү комплексы сәхнәсендә 300 дән артык номер тәкъдим ителгән.
2025 елда Россия Федерациясендә һәм Татарстанда Ватанны саклаучылар елы уңаеннан
бәйгегә «Фронт прозасы һәм поэзиясе», «Патриотик җыр» кебек яңа патриотик
номинацияләр өстәлгән, шулай ук бию һәм оригиналь жанрларда махсус категорияләр
кертелгән. «Медиа» юнәлешендә катнашучылар саны буенча рекорд куелган: аңа 111
коллектив гариза тапшырган.
Фестивальдә чит ил студентлары да
катнашкан. Нигериядән Алаби Джой Айомидэ музыка юнәлешендә үз сәләтен күрсәткән.
Фестивальнең гала-концерты 11
декабрьдә Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм университеты сәхнәсендә
узачак. Шунда ук югары уку йортларындагы иң көчле командаларның «Платина өчлеге»н
игълан итәчәкләр.
Казанда, 110 ерак чит ил һәм 15
якын чит ил студентын да кертеп, 52 меңнән артык беренче курс студенты
исәпләнә.