Бу елны Татарстан башкаласында 520 гаилә федераль һәм республика программалары
кысаларында торак шартларын яхшыртты. Социаль ипотека программасы буенча 496
гаилә дәүләттән ярдәм алды. Тагын 10 яшь парга торак алу өчен социаль түләүләр
бирелгән. Шулай ук дәүләт программалары кысаларында хәрби хәрәкәтләр
ветераннарын, инвалидларны, Чернобыль атом электростанциясендәге аварияне
бетерүчеләрне һәм торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ башка гражданнарны торак
белән тәэмин итәләр. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Торак сәясәте идарәсе
башлыгы Василий Лысачкин хәбәр итте.
«Дәүләт
торак программалары – мохтаҗ кешеләргә ярдәм итүнең мөһим коралы, бу социаль
функцияләрне үтәү. Аңлашыла ки, бюджет мөмкинлекләренә (федераль һәм республика
программаларына) карап финанслана, шуңа да карамастан, 520 гаилә
сертификатлар, субсидияләр, социаль ипотека алды һәм торак шартларын яхшыртты.
Ел ахырына кадәр тагын биш социаль ипотека йорты файдалануга тапшырылыр, һәм
кешеләр яңа елны яңа торакларда каршы алырлар дип өметләнәбез», - дип билгеләде
Казан мэры Илсур Метшин.
Василий
Лысачкин билгеләп үткәнчә, Казанда яшәүчеләр арасында социаль ипотека
республика программасы иң зур ихтыяҗлысы булып кала. Агымдагы елда аның
ярдәмендә 496 гаилә үзләренең торак шартларын яхшырткан, шуларның 15 е –
махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре.
Моннан
тыш, өч социаль ипотека йорты тапшырылган: берсе – Салават Күперендә,
икесе – «Гаилә»
микрорайонында. Шулай ук Салават Күперенең ике йортында фатирлар уйнатылган,
якын арада халыкка фатир ачкычлары тапшырылачак. Шәһәрдә барлыгы 1514 гаилә
торакка чират тора.
Федераль
программалар кысаларында Бөек Ватан сугышы ветераннарын, шулай ук 2005 елның 1
гыйнварына кадәр торак урыннарына мохтаҗ буларак учетка баскан хәрби хәрәкәтләр
ветераннарын һәм инвалидларны торак белән тәэмин итүгә акча бирелә. Әйтик, быел
Бөек Ватан сугышында катнашучыларның ике тол хатыны һәм сәламәтлек
мөмкинлекләре чикләнгән 10 кеше торак алган.
Шулай
ук Дәүләт торак сертификатлары белән Чернобыль АЭСындагы авария нәтиҗәләрен
бетерүчеләрне, Ерак Төньяк районнардан киткән гражданнарны һәм мәҗбүри күчеп
килүчеләрне тәэмин итәләр. 2025 елда Чернобыль АЭСындагы авария нәтиҗәләрен
бетерүдә катнашучыларның берсенә акча бирелгән.
Яшь
һәм күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү өстенлекле бурычларның берсе
булып кала. 2024 елда Торак сәясәте идарәсе яшь гаиләләрне учетка кую һәм
социаль түләүләрне рәсмиләштерү хокукына ия булды. Агымдагы елда Казанның 10
яшь гаиләсе торак сатып алу өчен түләүләр алды. Хәзерге вакытта дәүләттән тагын
48 гаилә ярдәм көтә.
Биш
бала тәрбияләүче бер гаилә күп балалы гаиләләргә бирелә торган торак
сертификатына ия булды. Хәзерге вакытта аларга торак сайлана.
Василий
Лысачкин искә төшергәнчә, торак шартларын яхшырту буенча федераль һәм
республика программаларында катнашу өчен Казанда даими теркәлү һәм торакка
мохтаҗлык статусы булырга
тиеш. Шулай ук ипотека программалары өчен тиешле финанс мөмкинлеге дә сорала.
Документларны казанлылар ТР Дәүләт хезмәтләре порталы, күп функцияле үзәкләр һәм
район администрацияләре аша тапшыра ала.