Казанда
кышкы сезонга әзерлек төгәлләнде, хәзер шәһәр хезмәтләре территорияләрне
җыештыруга һәм төзекләндерү кагыйдәләрен үтәүгә ныклы контрольгә күчә. Казан
мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбедә процесста катнашучыларның барысын да әлеге
эшкә җаваплы якын килергә чакырды.
«Территорияләрне
кышын карап тоту таләпләре җаваплы булган һәркем өчен мәҗбүри – бу
муниципаль предприятиеләргә дә, идарәче компанияләргә дә, милекчеләргә дә
кагыла. Беренче чиратта халык алдында җаваплылык бу, - дип
ассызыклады шәһәр башлыгы. – Район башлыклары Административ-техник инспекция
идарәсе белән бергәләп эшли башладылар инде: милекчеләрне җыялар, график һәм
регламентлар турында искә төшерәләр, кышкы чорда эш итү тәртибен аңлаталар».
Илсур
Метшин шулай ук коммуналь хезмәтләрнең матди-техник базасына шактый
инвестицияләр кертелүне билгеләп үтте.
«Узган
ел шәһәр муниципаль предприятиеләргә җитди ярдәм күрсәтте: өстәмә керемнәрне хезмәт
хакларын арттыруга һәм техниканы яңартуга юнәлттеләр. Яңа техника сатып алына,
төзекләндерү хезмәтләре өчен яңа шартлар тудырыла – предприятиеләр заманча
мәйданчыкларга күчә, «Горводзеленхоз» теплица комплексын эшләтеп җибәрүгә
әзерли. Муниципаль унитар предприятиеләргә мондый инвестицияләр кертелгәне
юк иде әле, хезмәт шартларын яхшырту юлларда һәм тротуарларда эш
сыйфатының үсүенә китерергә тиеш», - дип билгеләде ул.
Административ-техник
инспекция идарәсе башлыгы Артур Мөхәммәтшин кышкы чордагы төзекләндерү
кагыйдәләре турында җиткерде.
Һәр
объект ике кат тикшерелә. Әгәр хокук бозулар тәүлек эчендә бетерелсә,
штраф санкцияләре кулланылмый. Кар булмаса, шәһәр территорияләрен җыештыру 8:00
гә кадәр тәмамланырга тиеш. Ишегаллары катгый тәртиптә чистартыла: башта
тротуарлар, аннары җәяүлеләр сукмаклары һәм соңыннан ишегалды юллары.
Карны
ташуга аерым игътибар бирелә: аны юлларга һәм тротуарларга чыгару,
газоннарда яисә санкцияләнмәгән урыннарда җыю тыела. Халыкка, бигрәк тә «Буран»
планы гамәлдә булган вакытта, карны вакытлыча җыю мәйданчыкларын алдан
билгеләргә һәм вакытында чыгарырга киңәш ителә.
Көчле
кар яуган вакытта беренче категориядәге юллар 5 см кар яуган
саен себерелә. Юлларны һәм тротуарларны тулысынча
чистарту, явым-төшемнәр беткәннән соң, тугыз сәгать эчендә
тәмамланырга тиеш. Түбәләрдән ташланган карны кичекмәстән чыгарырга кирәк.
Шәһәрдә сигез кар эретү станциясе эшли.
«Шәһәр
халкыннан моңа аңлап карауларын, автомобильләрен шәһәр юллары уртасында
калдырмауларын, чистарту вакытында машиналарны (шул исәптән түләүле
муниципаль парковкалардан да) алып куюларын сорыйм, һәр машина янын кул
көче белән чистарту күп вакыт һәм көч таләп итә», – дип мөрәҗәгать итте
Артур Мөхәммәтшин шәһәрлеләргә.
Юл
хезмәтләре һәм идарәче оешмалар җитәкчеләренә түбәләрне, тротуарларны һәм
баскычларны, куркынычсызлык техникасын һәм яшел үсентеләрне саклау чараларын
үтәп, территорияләрне вакытында чистартуны тәэмин итү таләбе куелды.
Илсур
Метшин шулай ук җаваплы затларга шәһәр халкына мәгълүмат җиткерүне җайга
салырга кушты.
«Искәндәр
Әнвәрович, районнар башлыклары белән территорияләрне кышын карап тору
мәсьәләсенә генә түгел, кар чыгару графигы буенча да җентекләп
әзерләнүегезне сорыйм. Кешеләр техниканың кайчан эшләвен аңларга тиеш», -
дип искәртте шәһәр башлыгы.
Юлларны
төзекләндерү һәм карап тоту кагыйдәләрен бозу административ җаваплылыкка
китерә: вазифаи затлар өчен штрафлар – 15-30 мең сум, юридик затлар өчен
200-500 мең сум тәшкил итә. Кабат хокук бозулар санкцияләрнең күп тапкырлар
артуына китерәчәк.
Ахырда
барлык дәрәҗәдәге җитәкчеләрне нормативларны тиешенчә үтәргә һәм киләсе
кышкы чорда хокук бозуларга юл куймаска өндәделәр.
Территорияләрне
кышкы чорда карап тоту кагыйдәләре Казанның Төзекләндерү кагыйдәләре һәм
Башкарма комитетның юлларны карап тоту тәртибе турындагы карары белән
регламентлана. Шәһәрлеләргә уңайлы булсын өчен Административ-техник инспекция
идарәсе сайтында документның интерактив версиясе урнаштырылган.